Шәһри Казан

Болгарда кунакханә комплексы нигезенә таш салынды

Соңгы елларда туристлар Болгар шәһәрчеге белән аеруча кызыксына башлады. Узган 2014 елда анда 285 мең кеше булып киткән, шуларның 2 меңе - чит ил туристлары.

Изге Болгар җиренә игътибар арту, беренче чиратта, анда башкарылган зур күләмле эшләр белән бәйле. Моннан биш ел элек Татарстан Республикасының беренче Президенты Минтимер Шәймиев җитәкчелегендә оешкан «Яңарыш» фонды тарафыннан Болгар һәм Зөя утраучыгы күп яңарышлар кичерде. Ислам һәм православиенең изге урыннарын төзекләндерү «Яңарыш» фондының иң эре проекты булып тора. Аның кысаларында барысы 49 объект төзекләндерелгән, яңартылган һәм төзелгән. Биш ел эшләүнең иң зур нәтиҗәсе исә - Болгар тарихи-археологик комплексының узган елны ЮНЕСКО бөтендөнья мирасы исемлегенә керүе. Әлеге вакыйганы Татарстан лидеры Рөстәм Миңнеханов респуб­лика өчен генә түгел, бөтен ил өчен дә кадерле җиңү булуын әйткән иде. Ул Татарстанның дәрәҗәсен күтәрә, аның өчен яңа перспективалар ача һәм шул ук вакытта Зөя утрау-шәһәрчеген дә ЮНЕСКО исемлегенә кертү мөмкинлеген бирә. Бу уңайдан инде анда эшләр бара.

Реклама

Болгар тыюлыгының шундый мәртәбәле исемлеккә эләгүе республикага зур бурычлар да йөкли. Анда баручы туристларның саны елдан-ел арта, димәк, шәһәрчекнең туристлык инфраструктурасын алга таба да үстерү турында уйларга кирәк. Әлеге уңайдан Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов белән республика Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев Болгарда төзеләчәк кунакханә комплексына таш кую тантанасында катнашты. 300 урынга исәпләнгән кунакханә XIV гасырдагы тарихи Ак пулатны хәтерләтәчәк. Аның территориясендә җәяүлеләр һәм велосипед юлы, ачык балалар мәйданчыгы, мунча һәм 220 машинага исәп­ләнелгән транспорт кую урыны булачак.

Татарстан ул - милләтара һәм конфессияара дөньяның күпгасырлык тәҗрибәсен саклау­чы төбәк. Республикада яшәүче төрле милләт һәм төрле дин вәкилләре арасында үзара татулык һәм тынычлык тотрык­лы социаль-икътисади вазгыять символы булып тора. Татарстанның көче гореф-гадәтләрне саклаган хәлдә һаман алга баруында.

Марсель Бадыкшин фотосы

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: