16+

«Болгарны саклаучы» сынының урыны кабат алышынырга мөмкин

Бу хакта ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев ТР Премьер-министры Илдар Халиков белән борынгы Болгар шәһәренә эш сәфәренә баргач җиткерде. Алар «Яңарыш» республика проектын гамәлгә ашыру кысаларында төзелә һәм төзекләндерелә торган объектларны карап кайтты.

Мәчет белән «Истәлек тамгасы» янында урнаштырылырга уйланган сынны, җәмәгатьчелек тавыш куптаргач, Елга вокзалы мәйданчыгында урнаштыру планлаштырылган иде. Инде Елга вокзалыннан 200 метр ераклыкта, мәчеттән ерактарак Идел буенда аңа тагын бер урын карап куйдылар. Минтимер Шәймиев: «Әлегә урнаштыру урыны тәгаен билгеле түгел», - дип ассызыклады. «Болгарны саклаучы» скульптурасы ислам дине белән бәйле түгел. «Даши Намдаков борынгы төрки халыкларның гомуми мифологиясен генә сурәтләгән. Бу бернәрсәгә дә бәйле булмаган мөстәкыйль объект булачак», - диде ул.
Сәфәр кылучылар Елга вокзалын карап йөргән вакытта, олуг мәгърифәтче һәм шагыйрь Кол Галигә һәйкәл кую мәсьәләсе дә күтәрелде.
Төзелеш объектларын карап чыкканнан соң, оештыру комитеты Ислам дине кабул ителүнең 1090 еллыгына багышланган тантаналы чарага әзерлек һәм үткәрү буенча күчмә утырышын уздырды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading