16+

Борчуың булса “Халык контроленә” мөрәҗәгать ит

5 ай эчендә халыктан 11 мең 714 белдерү килгән.

Борчуың булса “Халык контроленә” мөрәҗәгать ит

5 ай эчендә халыктан 11 мең 714 белдерү килгән.

"Халык контроле" дәүләт мәгълүмати системасы көннән көн популярлаша. Быелның 5 ае эчендә генә дә әлеге системада 11 мең 714 белдерү урнаштырылган. Бу узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, 22 процентка күбрәк.

- Бу саннар эшебезнең кирәк булуын дәлилли. Система тулы куәтенә эшли башлады. Кызганычка каршы, хәл ителгән мөрәҗәгатьләр саны 60 процент кына, бу күрсәткеч безне сөендерми. Аларның күбесе сезон факторына бәйледер дип ышанып калыйк, чөнки юл төзелеше, юлларда ремонт, төзекләндерү, башлыча, җәйге чорга туры килә. Шуңа күрә икенче, өченче квартал нәтиҗәләре яхшырак булыр дип уйлыйм, - ди Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков. Ул әлеге система эше мәсьәләсе буенча видеоконференция режимында киңәшмә уздырды. Видеоконференциядә барлык муниципаль берәмлек башлыклары катнашты.

Татарстанның Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры урынбасары Азат Мөбәракшин әйтүенчә, ссистемага быел май аенда яңа категорияләр өстәлгән. Алар - хезмәт сагы таләпләрен бозу, хезмәт өчен түләүнең яшерен формалары, хезмәт мөнәсәбәтләрен рәсмиләштермәү, федераль, республика һәм муниципаль юлларны карап тоту һәм ремонтлау юнәлешләре. Тиздән июнь-июль айларында системага "коррупция" юнәлеше буенча 17 категория, шулай ук сукбай хайваннар, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу, мәдәният, спорт объектлары эшчәнлеге категорияләрен өстәү дә планлаштырыла.

Мөрәҗәгатьләр буенча мәсьәлә 100 процент дәрәҗәдә хәл ителгән районнардан Саба, Мөслим, Чүпрәле, Мамадышны атарга мөмкин. Алабуга, Әгерҗе, Кукмара, Баулы муниципаль берәмлекләре, шулай ук, бу мәсьәләдә уңай мисал булып тора. Югары Ослан, Азнакай, Нурлат, Биектау, Питрәч, Яшел Үзән, Чистай, Лаеш, Зәй районнарында исә хәл мактанырлык түгел. Апас, Кайбыч, Тәтеш муниципаль берәмлекләреннән май аенда бөтенләй бер мөрәҗәгать тә теркәлмәгән.

Илдар Халиков халык мөрәҗәгатьләре буенча җаваплар биргәндә "нигезле төстә кире кагу" дигән сүзләрне еш кулланмаска куша. Казанда мәсәлән, 2151 мөрәҗәгатьнең 38е генә кире кагылган. Татарстан Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Сәрия Сабурская халык мөрәҗәгатьләре буенча мәсьәләләрне хәл итү вакытын нигезсез төстә озакка чигерүләрне киметергә кирәк дип белдерде. Мәсәлән, Нурлат Башкарма комитеты йорт ишегалларының берсендә балалар өчен гап-гади ком мәйданчыгын, берничә таган, утыру өчен эскәмия кую кебек эшне дә 2017 нче елның 31 нче маена үтәчәк дип билгеләгән. "Халык контроле" системасы буенча йомгак ясауга багышланган киңәшмәләр алга таба да узачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading