16+

«Булгария»дә һәлак булганнар истәлегенә мәчет

Соңгы арада Биектау районында һәр якшәмбе саен мәчетләр ачыла башлады. Узган якшәмбедә Шәпше авылында «Булгария» фаҗигасендә бердәнбер кызын, киявен һәм оныгын югалткан Альберт Тазов төзеткән мәчет ачылды.

Ул аңа, әнисе хөрмәтенә, «Мәдинә» дип исем бирде. «Нәтиҗәдән канәгать кенә булып калмадым, күңелемә дә рәхәт булып китте. Кызым белән оныгым һәлак булганнан бирле, үземне кая куярга да белми йөрдем. Шуңа күрә мәчет проектын тиз арада эшләүләрен сорадым. Бер ел дигәндә төзелеш тәмамланды», - ди Альберт Тазов. Ә яңа мәчетнең архитектурасын «Кол Шәриф» мәчете проекты авторларының берсе - Айвар Саттаров эшләгән. Мәчеттә уку классы да булдырылган, парталар да кайтартылган. Ачылыш тантанасында исә, район хакимияте вәкилләре, дин әһелләре һәм җирле халыктан тыш, «Булгария»дә һәлак булганнарның туганнары да катнашкан.
Ачылыш тантанасын оештыручы Гамил Нур: «Соңгы арада Биектауда мәчет ачылулар ешайды, киләсе якшәмбедә Каенлык (Березка) авылында да «Хәсән-Хөсәен» исемле мәчет ачачакбыз. Анысын хәзер шунда гомер итүче Балтач районы егете Габделнур Хөсәенов төзеткән. Биектаулылар өчен бик сөенәм», - ди.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading