16+

«Булгария»не «Бермуд өчпочмагы» йоткан?

Италиянең Джильо утраулары яры - Тосканы янында «Коста Конкордия» корабы батты. 4200 пассажирны сыйдырган дүрт йолдызлы корабның ни өчен әлеге фаҗигагә очравы һаман да сер булып кала. Хәзергесе вакытка 15 кеше хәбәрсез югалган булып санала, алты кеше үлгән. Корабта 111 россияле булган, шуларның 108е пассижир булса, өчесе - экипаж хезмәткәре....

«Булгария»не «Бермуд өчпочмагы» йоткан?

Италиянең Джильо утраулары яры - Тосканы янында «Коста Конкордия» корабы батты. 4200 пассажирны сыйдырган дүрт йолдызлы корабның ни өчен әлеге фаҗигагә очравы һаман да сер булып кала. Хәзергесе вакытка 15 кеше хәбәрсез югалган булып санала, алты кеше үлгән. Корабта 111 россияле булган, шуларның 108е пассижир булса, өчесе - экипаж хезмәткәре....

«Косто Конкордия»нең капитаны Франко Скеттини исә кичә хокук сакчылары тарафыннан кулга алынган. Капитан сүзләренчә, алагаем зур кораб картада күрсәтелмәгән таучыкка бәрелгән, шуның аркасында төптә тишек барлыкка килгән. Скеттини, моны белеп алуга, «Косто Конкордия»не ярга борган, һәм, шул рәвешле, бик күп корбаннардан саклап кала алган. Ә менә тикшерү органнары лайнердан бөтен кешене коткарганны көтеп тормыйча, эш урынын ташлап киткән капитан ягында түгел.
Казанлылар өчен әлеге фаҗига яраларны яңарту белән бер булды. 4200 кеше сыйдырышлы, әле эксплуатациясенә ун ел да булмаган Италия кораблары янында безнең Идел киңлекләрен ярты гасырдан артык гизгән, аннан кеше гомерләрен алып киткән «Булгария» дә бар бит...
Куйбышев сусаклагычында «Булгария» теплоходы батканга ярты елдан артып китте. Узган атнада исә фаҗига турында уфологларның яңа нәтиҗәсе барлыкка килде - «Булгария» баткан җир элек-электән аномаль күренешләргә бай булган. Кама Тамагы районында бер көн уздырган уфологлар җирлек кешеләре, аларның карашлары белән танышкан, тарихка кереп калган кайбер вакыйгаларга үз каланчаларыннан торып нәтиҗәләр ясаган. Баксаң, элек-электән «Булгария» баткан җирдә көймәләр еш капланган, әлеге җирдә гомере өзелгәннәр шактый күп булган. Су транспорты вәкилләре исә әлеге урыннан узганда корабларда техника көйсезлекләре, кайвакыт өзеклекләр килеп чыгуына игътибар итә торган булган. Техниканың әлеге көйсезлеге геофизик параметрларга бәйле икән. 1946 елгы картага күз салсаң, әлеге урында Иделнең ике агымы ачык күренә. Агымнар кисешкән әлеге җирнең тотрыксызлыгы шуңа да бәйле.
Аннан, НЛОларның яраткан урыны Кама елгасы булу да күпләргә сер түгел. Су астында ике геологик кисеш булган җир алар өчен күптәнге кунак урыны икәнлеген дә инкяр итеп булмый, ди. Теплоход баткан җирдән ерак урнашмаган «Долгая Поляна» музей-тыюлыкның «кулы уйнаган» булуы да бик мөмкин икән - андагы утар-өй һәрдаим өрәкләре белән куркытып тора, ди.
Әлбәттә, «Булгария»нең су төбенә китүе, 122 кешенең гомере өзелү уфологлар фикере белән бәйле булмаска да мөмкин. Әмма утсыз төтен булмаган кебек, икенче яссылыктагы тормыш дәлилләрен дә кире кагып булмый...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading