Шәһри Казан

Бурычлы үлмәс, ләкин көн дә күрмәс?!

Соңгы вакытта коллектор­лардан зыян күрүчеләр ту­рында еш ишетергә туры килә. Ульяновскида булган коточ­кыч вакыйгага кадәр аңа әллә ни игътибар итүче генә булмады кебек.

Ә менә коллекторлар банкка бурычлы кешенең өенә яндыргыч сыекча тутырылган шешә ташлап, шуның аркасында ике яшьлек балага зыян килгәч кенә җәмәгатьчелек чаң суга башлады.

Әлеге кеше банкка әҗәтен түләп бетергән, тик шулай да коллекторлар аңа төрле янаулар белән шалтыратып, смслар язып торган, акча таләп иткән. Тәрәзәдән кирпеч тә атып караганнар. Бурычны куркыту юлы белән генә түләттерә алмагач, өен үк яндырырга керешкәннәр. Бабасы бурычы аркасында исә баланың 40 процент тәне пешкән. Ростов-на-Дону шәһәрендә дә балалар бакчасында эшләүченең бурычы түләнмәгәнгә, бакчаны яндырабыз дип янаганнар. Коллекторларның эзәрлекләвеннән туйган 27 яшьлек берәү үз-үзенә кул салган... Интернет битләрендә коллекторлардан зыян күрүчеләр берсеннән-берсе коточкыч хәлләр турында яза.

Банк яки башка кредит бирүче оешмалар белән бурычлы кеше арасында арадашчы ролен башкарган коллектор фәкать законнарга нигезләнеп кенә эшләргә тиеш. Ә законнан тайпылу - җинаять. Коллекторларның күбесе банкка бурычлылар белән эшли, ягъни банк әҗәтленең «эшен» аларга тапшыра. Соңгыларының аңлату эшләре алып барып, һаман үгетләп утырасы килми, судка да барып җитәселәре килми, чөнки ул вакытны ала һәм акча сорый. Куркыту-­янау юлы белән тәэсир итү аларга күпкә отышлырак. Ә аларның законсыз эшчәнлеге аркасында кешеләр харап була. Коллекторларга карата ачылган җинаять эшләре меңнәр белән исәпләнсә дә, аларның эшчәнлеге турындагы закон проектын кабул итү кичектерелеп килде.
Ульяновскида булган коточкыч вакыйгадан соң Федерация Советы рәисе Валентина Матвиенко коллектор эшчәнлеге турындагы законны кабул итүне тизләтергә, ә аңа хәтле коллекторларның эшен туктатырга кушты.

Реклама

Әлеге уңайдан Татарстан Иҗтимагый палатасының хокук мәсьәләләре, җәмәгатьчелек күзәтүе һәм экспертизасы комиссиясе 4 февральдә Иҗтимагый палата базасында коллекторларның канунсыз гамәлләреннән саклау үзәген ача. Үзәк белгечләре, прокуратура хезмәткәрләре белән берлектә, кредит бирүчеләрнең гадел булмаган гамәлләреннән зыян күрүчеләргә хокукый ярдәм күрсәтәчәк. Әлеге үзәкне ачуның максаты илдәге икътисади вазгыять белән бәйле рәвештә кереме кимүчеләрне кредит «упкыны»ннан йолып калу.

- Сүз дә юк, бурычын түләмәүче канун һәм кредит бирүченең хокукларын боза. Әмма бурыч булу кешегә үз хокукларын һәм мәнфәгатьләрен сакларга комачау тудырмаска, ул үзен гадел эш йөртмәүче коллекторлардан саклый алырга тиеш. Әйе, әҗәтне түләүне таләп итү закон нигезендә була ала. Тик бурычны кайтару ысуллары кайвакыт хокук нормаларына каршы килә һәм кешенең тормышына, сәламәтлегенә куркыныч тудыра. Аның бер мисалы - Ульяновскида булган хәл. Кредитын түләмәү аркасында кешене куркытырга, телефоннан янарга ярый дигән сүз түгел, - дип аңлата Иҗтимагый палата вәкилләре.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: