16+

Буыннарың шыгырдаса...

«Минем буыннарым авырта. Дөрес, яшем дә бара инде. Табиблар артрит дип әйтәләр. Ниндирәк авыру соң ул? Танышымның да буыннары авырта, аңа артроз дип диагноз куйганнар. Әлеге буыннар авыруын бер-берсеннән ничек аерырга, ул нидән килеп чыга, әллә соң бу картлык галәмәтеме икән? М.Шәкүров, Казан».

Буыннарың шыгырдаса...

«Минем буыннарым авырта. Дөрес, яшем дә бара инде. Табиблар артрит дип әйтәләр. Ниндирәк авыру соң ул? Танышымның да буыннары авырта, аңа артроз дип диагноз куйганнар. Әлеге буыннар авыруын бер-берсеннән ничек аерырга, ул нидән килеп чыга, әллә соң бу картлык галәмәтеме икән? М.Шәкүров, Казан».

Буыннар белән шаярырга ярамый
Кешегә 187 буын һәм буынтык хәрәкәтләнергә ярдәм итә, ә менә 100гә якын буын авыруы моңа киртә булып тора. Статистикага гына карасаң да, Җир шарында һәр бишенче кеше вакыт-вакыт буыннары авыртудан зарлана. Бирелгән хезмәткә яраксызлык кәгазьләре арасында терәк-хәрәкәт аппараты авырулары белән бәйлеләре, йөрәк-кан тамырлары системасы белән бәйле авырулардан соң, өченче урынны алып тора. Шунысы бар: сөякләр озынрак-зифарак булган саен, аларга авырлык шуның кадәр күбрәк төшә. Шуңа күрә аккошныкыдай зифа муенлы гүзәл затларга һәм озын аяклы кешеләргә аеруча да сакланырга куша табиблар.

Артритны өйрәнәбез
Артрит ул - буыннар ялкынсынуы. Аның берничә төре бар. Бер буынның ялкынсынуы моноартрит дип, ә берничә буын ялкынсынса, ул полиартрит дип атала. Кисәк кенә барлыкка килгән авыру - көчле, әкрен генә үсеш алган артрит хроник була. Әле моннан тыш та артритның 100гә якын төре исәпләнә (табиблар аны артритның сәбәпләре дип атый). Шулар арасыннан төп икесен аералар: буыннарның ялкынсынуы (инфекцияле артрит, ревматоидлы артрит, подагра - тоз утыру) һәм буыннарның зәгыйфьләнүе (остеоартроз һәм травматик артрит). Шулай ук төрле авырулар вакытында, мәсәлән, грипп белән чирләгәндә барлыкка килә торган артритны да аерым карыйлар.
Артрит дәвалауга авыр бирелә торган җитди авыруларның берсе булып тора. Артритның дәвамлылык вакыты - 1-2 ай, әмма кайбер авыруларда ул озаграк та сакланырга мөмкин. Артрит инфекция эләгү яки бик нык туңу нәтиҗәсендә яңадан да кабатлана ала.

Авыруның сәбәпләре
Артрит барлыкка килүнең сәбәпләрен әле дә төгәл генә әйтә алмыйлар, шуңа күрә, бүгенге көндә төрле фаразлар бар. Буыннар зәгыйфьләнүнең сәбәбе төрле җәрәхәтләр белән бәйле булырга, нәселдән килергә мөмкин. Шулай ук аның сәбәбе тазарып китү дә була ала. Буыннарга тоз утыруның (подагра) сәбәбе буыннарда сидек кислотасының кристаллары утыру белән бәйле, инфекцияле артритның сәбәбе исә бактерияләр һәм ялкынсыну китереп чыгара торган башка микроорганизмнар булырга мөмкин. Ләкин бу очракта да ни өчен бер кешедә артрит барлыкка килүе, ә икенче берәүдә аның булмавының сәбәбен төгәл генә әйтеп тә булмый, ди белгечләр.
Билгеле, барлык артритлар да катлаулы узмый, аларның күбесе җиңел формада гына үтә, вакыт-вакыт үзен сиздереп торса да, яшәешкә әллә ни комачауламый. Әмма һәр авыру дәвалануны таләп итә, ә артритның соңгы стадияләрендә инде операциянең кирәк булуы ихтимал. Исеңдә тот: артритның төп билгеләре - буыннар авырту һәм хәрәкәтләнгәндә кыенлыклар күзәтелү. Бу билгеләр сездә бар икән, тизрәк табибка барыгыз, чөнки вакытында дәваласаң, артритның үсеш алуын туктатып була!

Йөгермәскә-сикермәскә...
Буыннар ялкынсынуын кабат булдырмас өчен, саклык чараларын үтәү әһәмиятле. Шулай итеп, формалашкан артрит вакытында ярамый:
- йөгерергә-сикерергә, теннис белән шөгыльләнергә, авыр әйберләр күтәрергә, буыннар авырткан килеш төрле күнегүләр эшләргә.
- камыр ризыклары, борычлы, әче, ә буыннарга тоз җыелганда, ит, балык, борчак кебек ризыклар ашарга киңәш ителми.
Файдалы: мускулларны суза торган күнегүләр эшләү, җәяү йөрү, йөзү.

Артроз нәрсә ул?
Артрозның артриттан төп аермасы шунда: бу вакытта сүз буыннарның ялкынсынуы турында түгел, ә буын кимерчәгенең зәгыйфьләнүе турында бара. Остеоартрозның төп билгеләре - буыннарның бик нык авыртуы, аның хәрәкәтләнә алу мөмкинлеге кимү, буыннарның шартлап китүе, шешеп торуы. Буыннар шулай ук әкрен-әкрен генә формасын үзгәртергә дә мөмкин. Остеоартроз вакытында күп очракта тез, оча сөяге һәм бот буыннары зыян күрә. Әлеге авыру башлангыч стадиясендә әллә ни уңайсызлыклар китермәсә дә, авыруны сузып йөреп, тукымаларның зәгыйфьләнүе азган булса, буыннарны тернәкләндереп булмавы да бар.
Артрозның сәбәпләре беренче чиратта ул - буыннарга чамадан тыш авырлык килү. Икенче урында генетик факторлар тора. Аннан соң тазарып китү һәм хатын-кыз гормоннарының җитәрлек булмавы, сөяк һәм буын авыруларының килеп чыгуы да сәбәпче.
Авыруны булдырмас өчен файдалы:
- гәүдә авырлыгын нормада тоту,
- җәяү йөрү, мускулларны ныгыту,
- уңайлы аяк киеменнән йөрү,
артроз белән авыручы кешегә тез буыннарын бик нык сакларга кирәк. Шуңа күрә теләсә нинди физик эшне ял белән чиратлаштыру әһәмиятле. Шулай ук тез саклагыч киеп йөрү дә файдалы.

Халык арасында буын авырулары хакында күптөрле ялгыш фикерләр яши. Менә аларның берничәсе:
- Авыру буыннар - картлык галәмәте. Дөрес, буыннарның зәгыйфьләнүе күбрәк өлкәннәрдә очрый, әмма буыннар ялкынсынуының яшьләрдә килеп чыгуы да бик ихтимал.
- Буын авыруларыннан күбрәк ир-атлар җәфалана. Чынлыкта, хатын-кызлар буын авыруларыннан, киресенчә, күбрәк азаплана, ди табиблар.
Буын авырулары - хөкем карарына тиң. Дөрес, авыруны сузып йөреп, аны соң чиккә кадәр җиткерсәң, аны дәвалау җиңелләрдән түгел. Әмма бик катлаулы артрит һәм артрозны да, дөрес дәвалаганда, үсеш алуын туктатырга була.

Буыннарның авыртуын басарга һәм ялкынсыну барлыкка килүнең сәбәбен бетерергә түбәндәге рецепт буенча ясалган компресс ярдәм итәр:
«Балның шифасы турында барыбыз да хәбәрдар, әлеге компресс өчен дә 2 аш кашыгы бал кирәк булачак. Шуңа 4 аш кашыгы алоэ суын һәм 4 аш кашыгы су белән сыегайтылган спирт кушып, барысын бергә болгатабыз. Әлеге сыеклыкта марляны яхшылап чылатып, аны авырткан урынга куябыз. Марля өстенә полиэтилен каплап, тыштан җылы сөлге белән урыйбыз. 20-30 минуттан компрессны алырга да була».

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading