Һава шартларының менә шулай киреләнеп торуы бакчачылар өчен дә көтелмәгән «сюрприз»лар алып килде. Кайбер районнарда кырау төшеп, яшелчәләр кабаттан утыртылды, җиләк-җимеш агачлары озак вакыт чәчәк ата алмыйча азапланды. Гадәттә башка елларны майда ук эшләнә торган бакча эшләре июньдә генә башкарылды. Шулай булгач, быел бакчаларыбызда нинди уңышка өметләнергә? Бу хакта без бакчачы, агроном Фарсель Зыятдиновтан сорадык. Ул да газета укучыларын: «Яшелчә, җиләк-җимешсез калабыз дип борчылырга кирәкми», - дип тынычландыра.
- Дөрес, быел башка елларда күрелмәгән хәл булды. Беренчедән, суыклар озакка сузылды. Һава температурасы 12 градус торса, бөтен үсемлекләр дә үсүдән туктый. Ә быелгы һава температурасы гел түбән торды. Төп проблема менә шул иде. Икенчедән, кыраулар төшеп, күп яшелчәләргә зыян салынды. Кайбер урыннарда дүрт градуска кадәр суыклар булды бит. Хәтта виноградларның да күп ботаклары туңды. Күпләр яшелчәләрне кабаттан утыртты - бакчачы өчен мәшәкате күп булды. Менә әлегә җылы көннәр тора. Үсемлекләр тагын да яхшырак үсеш алсын өчен, «Бутон», «Энерген» дигән стимулятор бирергә кирәк, - ди Фарсель абый.
Көннәр салкын торса да, тиешле тәрбия булганда, җиләге дә пешәчәк, сливасы да өлгерәчәк, әмма ике атнага соңрак, ди танылган бакчачы.
- Әгәр көннәр җылы торса, бакча, урман җиләге булырга тиеш. Әмма башка елларга караганда, ике атнага соңрак калып өлгерәчәк. Узган елларда бакча җиләге 15 июньнәрдә пешә башлый иде, ә быел чәчәктә генә утыра әле, - ди ул.
Фарсель абый слива, чия, алма уңышына карата да үз фаразларын җиткерде.
- Узган ел слива бик шәп уңган иде, быел ул кимрәк булачак. Алманың уңышы исә зонасына карап булыр. Узган ел ял иткән алмагачлар быел җимеш бирәчәк. Чия исә азрак булыр кебек. Ә менә кура җиләге яхшы булырга охшап тора, чөнки аның чәчәк ату вакыты ел саен җылы вакытка туры килә. Шулай да бер мәсьәлә бар: җиләк-җимеш агачларының чәчәкләре серкәләнмәгән булырга мөмкин. Слива, чия агачының чәчәкләрен ясалма юл белән серкәләндерергә кирәк иде, чөнки бал кортлары ояларыннан чыкмады да диярлек. Бу вакытларда шөпшәләр генә очып йөрде, - диде.
Фарсель абый әйтүенчә, кыяр-помидор, борыч һәм баклажанны ачык һавага чыгарып утыртырга вакыт җиткән.
- 15 июньнән соң кыярны турыдан-туры туфракка чәчәргә була инде. Помидорларны да чыгарып утыртырга мөмкин. Үзем помидорларны һәр елны ачык һавага утыртам. Минекеләр чәчәк атып утыра инде. 10 июньнән соң салкыннар булса да, әллә ни зыян салмаслар дип уйлыйм. Ә инде бик салкыннар көтелгәндә, тимердән дугалар куеп, шуңа пленка тарттырып, парник ясарга була. Хәзер помидорны да, борычны да, баклажанны да чыгарып утыртырга вакыт инде, - диде.
Комментарийлар