Соңгы ун ай эчендә мәктәп укучыларын йөртүче автобуслар үтә торган Гвардия, Сахаров, Халезов, Химик магистрале рәткә китерелгән. Машина йөртүчеләр арасында асфальның тиз яраксызга әйләнүеннән зарланучылар күп. Игорь Куляжев аңлатуынча, бу беренче чиратта, машина саны артуга бәйле. 2011 елдан бирле шәһәр урамында автомобильләр саны бер ярым тапкыр арткан. Әлеге проблеманы хәл итү өчен юл салучылар асфалтьның ныклы, полимер катламлысын кулланачаклар. Әлеге төрдәге асфальт катламы 4 елга җитәргә тиеш, дип вәгъдә итәләр.
- Шунысы да сөендерә, шәһәрдәге ишегалларының яртысы диярлек төзекләндерелде. Без элек бу хакта хыяллана гына идек. Бу эшкә су спорты буенча Чемпионат, Универсиадага әзерлек тә тәэсир итте. Бүген дә юллар төзелешенә финанслар бүлеп бирү туктатылмый, күп кенә проблемалы мәйданнар рәткә китерелде. Моның өчен Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка рәхмәт, - диде Илсур Метшин.
Сүз уңаеннан, Рөстәм Миңнеханов бер чыгышында транспорт һәм юл хуҗалыгы министрына, район башлыкларына юллар торышына да аеруча да игътибарлы булырга өндәгән иде.
- Без юлларны салу, төзекләндерүгә зур акчалар бүләбез. Юллар тиешенчә эшләнмәсә, кызганыч. Сез республика өчен эшлисез, юлларны да үзегезгә салган кебек салыгыз. Юл йә бар, йә ул бөтенләй юк , - дигән иде ул.Бу өлкәдә боз кузгалды. Шулай да эшлисе эшләр җитәрлек. Казан шәһәре мэры фикеренчә, элеккегечә, җәяүлеләр алдында бурыч зур. Тротуарлар, ишегалларын төзекләндерү буенча шактый эш башкарасы бар. Төп юллар, йорт ишегалларыннан тыш, быел тротуарларга аерым игътибар бирелә башлаган инде. Нокса авышлыгы һәм Себер тракты тирәсендәге 26 мең квадрат метр мәйдандагы тротуарга ремонт ясалган.
*******
Казан Сугышчан дан шәһәре исемен алмакчы
Татарстан Республикасының милли архивы Казанга Сугышчан дан шәһәре исемен бирдертергә ниятли.
1941 елда ТАССР халкы кыска вакыт эчендә "Казан каймасы" (Казанский обвод) оборона чиге төзеп фашистларга каршы көрәшкә зур өлеш кертә. Бу танкларга каршы 331 чакрымга сузылган линия була. Чикне нибары дүрт ай эчендә төзеп бетерәләр. 200 меңнән артык халык, күп очракта хатын-кызлар, карт-коры, балалар 40 градуслы салкыннарда Казан белән Зәй шәһәрендә урнашкан сәнәгать үзәкләрен дошман танкларыннан саклау өчен тырышкан. Бу елның 23 октябрендә оборона линиясе төзи башлауга 75 ел булачак.
- Казан оборона чиге төзү республика тарихында иң данлы, шул ук вакытта иң трагедияле сәхифәләрнең берсе. Казан, шул исәптән республика традиция буенча тыл базасы булып саналды. Ләкин 1941 елларда республика фронт яны төбәге булып та тора бит... Бу корылманың төп максаты - танкларны Казанга кадәр китереп җиткермәү иде, - диде Татарстанның милли архивы мәгълүмат хезмәте күрсәтү бүлеге җитәкчесе Людмила Кузнецова.
Комментарийлар