16+

Быел кышка баеп керәбез

Урамда көз! Ләкин пыскып кына яуган яңгыр, җыелган күлләвекләр, салкын җилнең исеп куюы да ышандырмый әле салкын көзнең җиткәненә. Саргаерга ашыкмаган яфраклар, кояшның саран гына нурларын сирпеп алуы әле кышка ерак дигәндәй кисәтеп тора. Әбиләр чуагы да рәтләп булмады бит әле! Бары ашлык тулы амбарлар, бушап калган кырлар гына көз...

Быел кышка баеп керәбез

Урамда көз! Ләкин пыскып кына яуган яңгыр, җыелган күлләвекләр, салкын җилнең исеп куюы да ышандырмый әле салкын көзнең җиткәненә. Саргаерга ашыкмаган яфраклар, кояшның саран гына нурларын сирпеп алуы әле кышка ерак дигәндәй кисәтеп тора. Әбиләр чуагы да рәтләп булмады бит әле! Бары ашлык тулы амбарлар, бушап калган кырлар гына көз...

Шөкер, быел авыл хуҗалыгы тармагында зарланырлык түгел! Уңыш мулдан: Татарстан буенча 5 тоннага якын җыеп алынган икмәк, 2 миллион тоннага якын җыелыр дип көтелгән шикәр чөгендере дисеңме? Иренмәгән кешегә печән дә быел билдән иде, бәрәңге дә җитәрлек. ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов журналистлар белән очрашып, елга нәтиҗәләр ясады. Икмәк дигәннән, Татарстанның читкә 1 тоннага якын икмәк чыгару мөмкинлеге бар, дип саный министр. Тик, кызганыч, бөртекле культураны экспортка чыгару өчен су юлы буйлап 1 тонна икмәкне илтү генә дә 2,5 мең сумга төшә. Ә бит бер тонна икмәкнең үз бәясе дә 4,3 мең сум. Кыскасы, республикага моннан файда калмый. Ә менә бәрәңге үзеңә дә, күршеңә дә җитәрлек. Министр «икенче икмәк»не республикадан читтәге төбәкләргә дә чыгарырга планлаштыра.
Конференциядә тагын бер мөһим проблема яңгырады. Ул да булса, Казан янындагы җирләрнең ялган милекчеләр карамагында булуы, алар авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнергә уйламый да, җир аларга башка максатларга кирәк. Ялган милекчеләр үзләренең зур участоклары өчен бик аз салым түли. М.Әхмәтов, бу вазгыятьтән чыгу юлы буларак, алар өчен зур күләмдә салым кертергә тәкъдим итте. «Без мондый җирләрне кире кайтару методикасын эшләргә тырыштык, әмма әлегә бернигә дә ирешә алмадык. РФ Хөкүмәте карарын көтәбез, бу авыл хуҗалыгы өчен билгеләнгән һәм 3 ел дәвамында кулланылмаган җирләрне суд аша алганда нигез булачак», - дип белдерде ул журналистларга.
Быел Татарстанда 155 миллион сумлык продукция җитештереләчәк. Авыл хуҗалыгы тармагының үсеше турында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашындагы киңәшмәдә дә искәртеп уздылар. Бүген терлекләр өчен ел ярымлык азык запасы әзерләнгән. Көзнең беренче ае яңгырлы булганга, бүген дә берничә йөз гектар кырдан уңыш җыеп алынмаган. «Кукуруз, шикәр чөгендерен җыеп алырга, туфракны эшкәртергә кирәк. Икмәкне басуда калдыру намуссызлык», - диде М.Әхмәтов. Ә бүген кырларның 600 мең гектар мәйданына киләчәк уңышның орлыклары салынган. Уңайлы шартлар булып мул уңышны түкми-чәчми җыеп алырга насыйп булсын.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading