16+

Бәйрәмегез мөбарәк, табыннарыгыз түгәрәк булсын!

«Шәһриказанлылар» Яңа ел табынына нәрсәләр әзерләргә җыена икән? Әлеге сәхифәбездә без шуның белән кызыксындык.

Бәйрәмегез мөбарәк, табыннарыгыз түгәрәк булсын!

«Шәһриказанлылар» Яңа ел табынына нәрсәләр әзерләргә җыена икән? Әлеге сәхифәбездә без шуның белән кызыксындык.

Мансур Мортазин: - Мин газета укучыларга майонезлы соус астында пешкән кызыл балык (горбуша) әзерләргә тәкъдим итәм.
Балыкны чистартып, башта буйга, аннан соң аркылыга кисәкләргә бүлгәлибез. Тоз сибеп ике яклап җиңелчә генә кыздырып алабыз. Табада суган белән гөмбә кыздырабыз һәм уылган кишер өстәп, томалап пешерәбез. Зуррак табага балык кисәкләрен, алар өстенә гөмбәле-кишерле-суганлы массаны урнаштырып, бер күләмдә алынган майонез һәм каймактан әзерләнгән соусны агызабыз. Газ миченә куеп пешерәбез. Әзер булыр алдыннан өстенә вак итеп уылган сыр сибеп, биш минутка мичкә куеп алабыз. Балык янына бүрттерелгән дөге яисә бәрәңге куеп бирергә мөмкин.
Эльмира Кәримова: - Минем иң яраткан ризыгым белен булганга, Яңа елга да беленнәр пешерергә уйлыйм. Белен камыры өчен 3 йомыркага 2 аш кашыгы шикәр комы, бер чеметем тоз, 200 мл сөт һәм кирәгенчә он өстәп, каймак куелыгындагы камыр ясыйбыз. Янәдән 300 мл сөт салып, аны сыеклатабыз. Камырдан нечкә беленнәр пешерәбез. Пешкән йомырканы турап, суган белән кыздырабыз да шуны беленгә төрәбез.
Люция Хәбибуллина: - Әлеге торт өчен 2 стакан он, 1 стакан шикәр комы, 200 гр май, 1 йомырка, ярты стакан әстерхан чикләвеге кирәк.
Май белән шикәр комын бутагач, аңа йомырка, он, чикләвекне бергә кушып, камыр басарга. Аны 25 минутка салкынга куеп торасың. Салкын камырны икегә бүлеп, ике җәймә ясыйсың һәм газ мичендә пешереп аласың.
Крем ясау өчен сөткә шикәр комы, какао салып, куерганчы кайнатасың. Аңа аз гына атланмай салып, күпергәнче болгатырга кирәк. Әзер кремны пешкән коржиклар өстенә сылыйсың.
Дилбәр Гариф: - Мин күкәй белән икрадан «Кораб» дигән бутерброд ясарга уйлыйм. Моның өчен безгә пешкән күкәй, сыр, кызыл уылдык, майонез, тоз-борыч кирәк. Ничә бутерброд ясауга карап, күкәйне дә шуның кадәр пешерәбез. Пешкән күкәйне буйга икегә бүлеп, сарысын алабыз. Аңа тоз һәм борыч сибеп изәбез. Сырның бер өлешен угычта уабыз. Аңа күкәй сарысы һәм майонез салып болгатабыз да күкәй агының эченә тутырабыз. Өстенә кызыл уылдык тезеп (уылдык урынына яшел борчак яки кукуруз да ярый), сырны нәзек кенә өчпочмаклап яки дүртпочмаклы итеп кисәбез дә җилкән сымак теш чистарткычка беркетәбез һәм күкәй өстенә кадап куябыз.
Зөлфия Хәлиуллина: - Тундырылган итне йомшарып беткәнче 1,5 см калынлыкта телемләп кисәбез, ит тапалый торган тукмак белән йомшартабыз. Тоз, тәмләткечләр сипкәннән соң, табада ике ягын да кыздырабыз. Аннары ит телемнәрен чуен савытка тезеп, өстенә ит күмелерлек кенә итеп су салып пешерәбез. Әзер ит янына гарнир итеп кыстыбый бирергә мөмкин. Кыстыбыйның камырына сыек май һәм су гына салсагыз, ул бик йомшак була. Иң мөһиме - пешкәч, мул итеп сары май белән майларга онытмагыз. Шунда ук ит өчен соус та ясарга мөмкин. Моның өчен каймакка бик аз гына майонез салыгыз һәм коры аджика (кипкән тәмләткечләр) салып болгатыгыз.
Илсөя Зәйнуллина: - Яңа ел табынында иң яраткан ризыкларым - төрле кабымлыклар минем. Менә бу камка-кабымлыклар да үзләре матур, үзләре туклыклы. Ясау өчен дә әллә ни кирәкми. Озынча сырлы күмәчне (багет) юка телемнәргә телеп, ике ягын да бераз кыздырып алабыз. Телемнәргә аз гына сыер мае (теләгән кеше сыер мае урынына эретелгән сыр яки майонез яга ала) ягып, өсләренә кызыл балык телемнәре куябыз. Балык өстенә петрушка яфраклары җәябез дә, вак кызыл помидорларны урталай бүлеп, камкалар ясыйбыз. Камканың башы - кара зәйтүн җимеше. Помидор өстенә төрткеләр дә ясарга була.
Чулпан Нәҗипова: - Сырлы «Рафаэлло» ясау бернинди авырлык та тудырмый, аның өчен озак вакыт та кирәкми.
Сыр - 150 гр
Краб таякчыклары - 200 гр
Сарымсак - 2 тырнак чамасы
Зәйтүн яки әстерхан чикләвеге
Майонез - 4 аш кашыгы
Сырны угычта уабыз да аңа вакланган сарымсак кушып, яхшылап болгатабыз. Эченә зәйтүн җимеше яки берәр нинди чикләвек кертеп калдырып, кечкенә генә түгәрәкләр ясыйбыз. Бу түгәрәкләрне вак угычта уылган краб таякчыкларында әвәлибез. Бәйрәм табынына чыгарыр алдыннан сырлы «Рафаэлло»ны салат яфраклары, зәйтүн җимеше һ.б. белән бизәргә була.
Дамир Бәдриев: - Мине хатыным сыер итеннән рулет пешереп сыйлый. Ул аны болай әзерли: итне тар гына итеп кисеп, тоз-борыч сибә. Кыздырылган шампиньон гөмбәсенең 1/4 өлешен кара җимеш һәм чикләвек белән бутап, ит өстенә җәя. Ит кисәген рулет итеп төреп, таралмасынга җеп белән бәйли. Рулетны һәрьяклап майда кыздырып ала да шуңа суган, дәфнә яфрагы һәм томат пастасы өсти. Кызыл шәраб белән шулпа агызып, бер сәгать сүрән утта пешерә. Калган гөмбәне өстәп, тоз-борыч сибеп, тагын 20 минут пешерә.
800 гр ит, 500 гр кыздырылган гөмбәгә 2 аш кашыгы әстерхан чикләвеге, 2 аш кашыгы үсемлек мае һәм томат пастасы, 8 данә кара җимеш, ярты стакан шулпа, 2 данә суган, 1 стакан кызыл шәраб, тоз, борыч, дәфнә яфрагы кирәк.
Рәзинә Мәрдәнова: - Мин бәйрәмгә ел да каз эченә тавык ите тутырып пешерәм. Казның формасын саклап, сөякләреннән арындырам, ботлары белән канатларын исә калдырам. Эченә тавык филесы кисәкләре белән унике кисәккә бүленгән ике айва, җиде өрек, җиде кара җимеш салам. Тәменчә тозлыйм һәм корсак турысыннан тегәм. Аннары махсус полиэтилен капчыкка төреп, ике сәгать газ мичендә пешерәм. Пешеп чыккач, мичтән алам да өстенә таба куеп, таба өстенә су тутырылган өч литрлы банка бастырып, суынганчы тотам.
Фирдәвес Зариф: - Без өйдә һәр Яңа елга үзебез яратып ашый торган «Гөмбә салаты» ясыйбыз. Ул болай әзерләнә:
500 гр шампиньонны ярты сәгать пешерәсең (тозны пешеп җитәрәк кенә салырга). Аннары табага салып, суган белән кыздырасың. 5 данә күкәйне яхшылап болгатып, майлы табада болгатмыйча пешерәсең. Суынгач, озынча итеп турыйсың. 150 гр кишерне (кореяча кишер) ваклап турыйсың. Барысын бергә кушып, бер банка консервланган борчак һәм майонез салып болгатасың.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading