16+

БӘЙРӘМНЕ ЯҢА «ГЕНЕРАЛ» БЕЛӘН КАРШЫЛЫЙЛАР

Укытучылар елына берничә мәртәбә игътибар үзәгендә була: аларны белем көнендә зурлыйлар. Соңгы кыңгырау бәйрәмендә укучылары рәхмәт сүзләре җиткерә... Октябрьнең беренче атнасында белем бирү өлкәсендә кайнаучылар һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Совет заманында Укытучылар көне айның беренче якшәмбесендә уздырылса, 1994 елдан бәйрәмнең «катып» калган үз көне бар - 5 октябрь.

БӘЙРӘМНЕ ЯҢА «ГЕНЕРАЛ» БЕЛӘН КАРШЫЛЫЙЛАР

Укытучылар елына берничә мәртәбә игътибар үзәгендә була: аларны белем көнендә зурлыйлар. Соңгы кыңгырау бәйрәмендә укучылары рәхмәт сүзләре җиткерә... Октябрьнең беренче атнасында белем бирү өлкәсендә кайнаучылар һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Совет заманында Укытучылар көне айның беренче якшәмбесендә уздырылса, 1994 елдан бәйрәмнең «катып» калган үз көне бар - 5 октябрь.

Кызганыч, бүген укытучы һөнәренең дәрәҗәсе мактанырлык түгел. Абитуриентлар мөгаллимнәр хәзерли торган бүлекләрне урап узарга тырыша. Кызыксына башласаң, ул юнәлеш буенча белем алучыларның да күбесе «кая керә алсам, шунда» принцибы буенча гына укырга кергән булып чыга. Мәктәпләргә күбесенчә энтузиастлар, балаларны яратучылар килә дисәк, ялгыш булмас, мөгаен.
Бүген укытучының дәрәҗәсен күтәрү өстендә эшләр башкарыла анысы. Мәгариф системасында көн саен диярлек булып торган реформаларны камилләшүгә омтылу дип кабул итәбез инде без. Мәктәпләр яңа технологияләр белән җиһазландырыла, укытучылар өчен төрле бәйге-ярышлар уздырылып тора. Төрле илләрнең тәҗрибәсенә мөрәҗәгать итү дә күзәтелә башлады. Хәзер һәр мөгаллимнең дә диярлек кулында замана «көче» - ноутбук. Рәсми мәгълүматларга ышансаң, 2011 елда Татарстан укытучыларының уртача хезмәт хакы 17 меңнән артык булган. Ел башында ул вакыттагы Премьер-министр Владимир Путин, 2012 елда төбәкләрдә укытучыларның хезмәт хакы икътисад буенча уртача хезмәт хакы күләменә җитәргә тиеш, дип белдергән иде. Путинның сүзләрен ни дәрәҗәдә тыңладылар икән - моның өчен ел ахырын, рәсми саннарны көтәргә генә кала инде.
Бүген укытучыларның проблемалары турында артык җәелеп язасы килми. Һөнәри бәйрәмнәре якынлашканда булса да, борчу-мәшәкатьләрен читкә куеп торсыннар, бетмәс-төкәнмәс кәгазьләреннән башларын күтәрсеннәр ичмасам. Бәйрәм көнендә бик күп изге теләкләр ишетерләр алар. Кем булуыбызга, нинди үрләр яулавыбызга карамастан, һәрберебезнең тормышында мәктәп, укытучы дигән кадерле төшенчәләр булды бит. Димәк, мөгаллимнәребезгә әйтәсе сүзләребез дә табылыр.
СҮЗ УҢАЕННАН: Соңгы көннәрдә көн кадагында торган сорауга, ниһаять, җавап табылды. Кичә яңа мәгариф һәм фән министрын тәкъдим иттеләр. Республикабызның «укытучылар армиясе» белән Актаныш районының элекке башлыгы Энгель Фәттахов җитәкчелек итәчәк. Яңа «генерал» нинди булыр - анысын вакыт күрсәтер.

Энә алыргамы, дөяне сайларгамы?
Бездә шулай бит: бәйрәм икән, һичшиксез, бүләк бирергә кирәк. Укытучылар көне дә искәрмә түгел. Үз эшен яратып башкаручы мөгаллим: «Акчагызны әрәм итмәгез, миңа гади котлау сүзләре һәм җылы караш та җитә», - дисә дә, чын күңелдән ясалган бүләкне кире какмас.
Укытучыга нәрсә бүләк итәргә мөмкин, ә нәрсәне бирүдән тыелырга кирәк соң? Әлеге сорауга җавапны гомерен балаларга белем бирүгә багышлаган кешедән алу дөресрәк булыр.
- Беренче урында, әлбәттә, чәчәк бәйләме. Укытучы ир-атмы, хатын-кызмы - анысы мөһим түгел. Бәйрәм уңаеннан күрсәтелгән игътибар һәркемгә ошаячак. Чәчәк бәйләме янына открытка белән тартмалы конфет булса да ярый.
- Укытучы язу-сызу эшеннән бушамый. Шуңа күрә, канцелярия товарлары күбесенең күңеленә хуш киләчәк. Шулай ук үз фәне белән бәйле бүләкләр бирү дә хуплана. Мәсәлән, география укытучысына глобус рәвешендәге өстәл лампасы, биология укытучысына сирәк очрый торган гөл бүләк итәргә мөмкин.
- Һәр укытучының үз кызыксынуы була. Кемдер эреле-ваклы фил сыннары җыя, икенче берәүләр исә буш вакытын сәйлән белән чигү эшенә багышлый. Бүләкне укытучыларның мавыгу-кызыксынуларын күздә тотып сайлау шулай ук уңышка илтәчәк.
- Бер укытучы да кулдан ясалган бүләккә битараф калмаячак. Фотосурәтләрдән ясалган коллаж, йә матур сүзләр ясалган оригиналь открыткамы ул - укытучыгыз чын күңелегездән котлавыгызны һичшиксез бәяләячәк.
Иң мөһиме - мөгаллим бүләкне ришвәт бирү, ялагайлану дип түгел, ә игътибар күрсәтү итеп кабул итәрлек булсын. Акча, кыйммәтле бүләк, шәхси гигиена чаралары бирү хупланмый, хәтта ярамый дисәң дә була. Бу укытучыны кимсетергә мөмкин. Бүләккә хрусталь ваза алу уеннан да кире кайту яхшырак булыр - кайчандыр бик популяр булган әлеге бүләк бүген үз дәрәҗәсен югалтты.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading