16+

Чамалап эшләтегез: 1 июльдән балигъ булмаган балалар өчен көнлек эш сәгате озынлыгы билгеләнде

Чамалап эшләтегез: 1 июльдән балигъ булмаган балалар өчен көнлек эш сәгате озынлыгы билгеләнде

Яңа федераль закон нигезендә, 14-15 яшьлек үсмерләр көненә бары 4 кенә сәгать эшләргә тиеш (элек 5 сәгать рөхсәт ителә иде), 15-16 яшьлекләргә - 5 сәгать, 16-17 яшьлекләргә 7 сәгать эшләргә рөхсәт ителә. Моны дәүләт хезмәт күзәтчелеге тикшереп тора. Закон бозу төренә карап, җитәкчегә 2 мең сумнан 40 мең сумга кадәр штраф яный. Министрлар кабинетында узган матбугат конференциясендә Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова балигъ булмаган үсмерләрне эшкә урнаштыру өлкәсендәге яңалыклар, тәртипләр белән таныштырды.


- 2014-2020 елларга исәпләнгән дәүләт программасы нигезендә, социаль яклауга мохтаҗ, имин булмаган гаиләдәгеләрне, шул исәптән балигъ булмаган үсмерләрне эшкә урнаштыру күздә тотыла. Аеруча җәй көне, каникул вакытларында, укудан тыш буш вакытта укучыларны эшле итүгә зур игътибар бирәбез. Быел 20 500 балигъ булмаган үсмерне эшкә урнаштыру бурычы куелган. 2017 елның җиде аена нәтиҗәләр буенча, 12 442 кеше инде эш урынлы булды. Август аенда бу план тулысынча үтәлер дип уйлыйбыз. Былтыр планны арттырып үти алдык. Эшкә урнаштырган яшьләрнең өчтән бере - имин булмаган, күп балалы, авыр тормышта яшәүче, тулы булмаган гаиләдәгеләр, - диде министр Эльмира Зарипова.

Бу өлкәдә Чаллы, Түбән Кама, Азнакай, Саба, Лаеш, Алабуга районнары аеруча актив эшли. Яшьләрнең күбесе ишегалдын төзекләндерү, яшелләндерү, авыл хуҗалыгы өлкәсендә мәшгуль. Быел, шөкер, балигъ булмаганнар арасында эш урынында имгәнү очраклары күзәтелмәгән.

Җәйге вакытта ярыйсы гына акча эшләргә була. Әйтик, Яшел Үзәннең Татар Танае авылында мәктәп участогында бакчада эшләгән, яшелчәләр үстергән өчен, укучыларга аена 7 500 сум хезмәт хакы түләнә, ә менә Лаешта җаваплылыгы чикләнгән ширкәттә төзекләндерү эшләрендә катнашканнарга аена 15 560 сумга кадәр түлиләр. Кыскасы, балигъ булмаганнарның уртача хезмәт хакы 8 800 сум тирәсе чыга.

14 яшьлекләрне эшкә алганда, нәрсәгә игътибар итәргә?

14 яшьтән эшкә урнашканда, аерым кагыйдәләр исәпкә алына. Үсмерләр сәламәтлеккә, укуга зыян китерми торган җиңел эшләрне генә башкарырга тиеш. Авыр физик хезмәт тыела. Әйтик, 17 яшькә кадәр кызларга - 2 килодан, егетләргә 3 килодан артык әйбер күтәрергә туры килгән эшләр ярамый. Шулай ук балигъ булмаганнарны командировкаларга җибәрү, төнге сәгатьләрдә: 22.00дән алып иртәнге 6.00гә кадәр эшләтү дә тыела. Көндәлек эш сәгатьләре дә закон нигезендә билгеләнергә тиеш. Эшкә алган җитәкче хезмәткәр белән вакытлыча (срочный) килешү төзи, 14 яшьлек үсмер бу килешүне үзе имзаларга тиеш. Эш бирүче инструктаж үткәрә, янгын куркынычсызлыгы, хезмәтне саклау турындагы кагыйдәләр, хезмәт хакы, эш тәртибе белән таныштыра. Эшкә кабул итү турында приказ чыгара. Россия Хезмәт кодексының 70нче маддәсе, 4нче бүлеге нигезендә, балигъ булмаганнарга карата сынау срогы кулланылмый, медицина тикшерүен узу да эш бирүче хисабыннан түләнә.

Балигъ булмаганнарга, эшкә урнашканда, нинди документлар кирәк?
Эшкә урнашканда, паспорт яки туу турында таныклык, СНИЛС (шәхси лицевой счетның иминият номеры), аттестат яки мәктәптә укыганлыкка белешмә, сәламәтлек турында медицина белешмәсе кирәк. 14 яшьлекләрне эшкә алганда, төп документларның берсе - ата-анасының яки опекунының язмача рөхсәте дә таләп ителә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading