16+

Чатыртау рухи, мәдәни мәккәгә әйләнәчәк

«Чатыртау җыены» - менә нинди шәп нәрсә уйлап тапты азнакайлылар. Моннан ары диңгез өсте тигезлегеннән 321,7 м биеклегендәге Чатыртау - республиканың иң биек нокталарының берсе, шагыйрь әйтмешли, туган як тәхете буларак кына түгел, ә елның елында төрки халыкларның фольклор фестивале үткәрелә торган төбәк буларак та телдән төшмәс, мөгаен.

Чатыртау рухи, мәдәни мәккәгә әйләнәчәк

«Чатыртау җыены» - менә нинди шәп нәрсә уйлап тапты азнакайлылар. Моннан ары диңгез өсте тигезлегеннән 321,7 м биеклегендәге Чатыртау - республиканың иң биек нокталарының берсе, шагыйрь әйтмешли, туган як тәхете буларак кына түгел, ә елның елында төрки халыкларның фольклор фестивале үткәрелә торган төбәк буларак та телдән төшмәс, мөгаен.

Быел анда 5 районнан (Татарстанның Азнакай, Сарман, Әлмәт, Бөгелмә һәм Башкортстанның Шаран районнары) 17 коллектив, җәмгысы 300ләп кеше катнашты. «Әлеге чараның нәкъ менә быел - Тарихи-мәдәни мирас елында башланып китүе куанычлы хәл», - ди әлеге проектның авторы Гөлсинә ханым Хафизова. Азнакай районы башлыгы Марсель Шәйдуллинның да: «Азнакай районының визит карточкасы булган Чатыртау турында күпме генә сөйләсәк тә, ул җитәрлек дәрәҗәдә өйрәнелмәгән. Аны саклау, өйрәнү безнең алда торган бурыч», - дип әлеге идея белән янып йөрүе җыенның дәвамлы булачагына шик калдырмый.

Тау хәтере
«Түбәсендә кылганнар йөгергән Чатыртауга менеп, син Тарих хәтерен уятасың», - диюче якташыбыз, халык язучысы Марсель Галиев мең кат хаклы. Тарихи вакыйгалар әбичәч кылганнар кебек аякка уралып кына калмады, күңелләрне дә бөтереп алды. Чатыртау әйтерсең вакыт исәбен кирегә чутлый иде. Өстән караганда элгәре атка атланган кеше кереп йөрерлек булган мәгарә урыннары да кул сузымы ераклыкта гына кебек. Шул арада әллә кайдан гына атлы яугирләр калкып чыга, ул да булмый, кем диген - Емельян Пугачев үзе пәйда була. Аның эргәсенә Канкай улы Бәхтиярне чакырталар... «Нишләп баш киемеңне салмыйсың? Бу, минем уйлавымча, государьны хөрмәтләмәү, аңа баш имәүме?!» Бәхтияр государь алдында тез чүксә дә, тавышы көр: «Татарның башыннан баш киеме башы белән бергә генә салына, галиҗәнап...» Тәнендә җаны булган кешенең бала йоннарын кабартырлык, күзләргә яшьләр бөялдерерлек мизгелләр әле моның белән генә дә бетмәде Чатыртау эргәсендә.
М.Галиевнең «Чатыртау җиле» дә нәкъ менә шушы чараны күздә тотып язылган диярсең. Тау башындагы халәтнең ләззәтен тойсаң да, җилнең сүз-сурәтен тасвирлап бирү, әлеге тауны Кавказ таулары биеклегенә күтәрү өчен аның кебек фикер иясе булу, сүзнең тәмен-ләззәтен белү кирәктер шул.
- Еллар дәвамында Чатыртауга мәдхия җырлаган кеше буларак, әлеге бәйрәмдә үзегезнең дә өлеш бар дип уйлыйсызмы? - дип мөрәҗәгать итәм Марсель Галиевкә.
- Бу кадәр зур масштаблы бәйрәмне мин кузгата алмас идем, әлбәттә. Чатыртауга игътибарны юнәлтүдә, аңа беренче булып, үземнең дус-ишләрне, язучыларны алып менүдә өлешем бар анысы. Шул вакытлардан Чатыртау турында шигырьләр языла башлады. Чатыртау рухи, мәдәни бер мәккәгә әйләнәчәк дип уйлыйм мин киләчәктә. Безнең татар җыр-биюгә бик оста - Каравон кебек кенә дә булмас бу. Чатыртау матур. Анда менеп соклану рәхәт, ләкин тауларның да җаны бар бит. Алар да картаялар, күрәсең, чирли башлыйлар. Мин бәләкәй чактан хәтерлим: Чатыртау безнең авылдан зәп-зәңгәр булып күренә иде. Хәзер аның маңгае кызыл. Димәк, эррозия бара. Ул яңгыр вакытларында әкрен генә ага. Таулар шәрә булырга тиеш түгел. Дөньяда бер генә шәрә тау да юк. Экологлар, монда бик кыйммәтле дала үләне бар, диләр. Алар ул үләнне чүлмәккә утыртып, үзләренең кабинетларына куйсыннар. Монда агач утыртырга кирәк, шулай булмаганда бик зур зыян киләчәк. Өмәләр үткәрсәләр, без дә кайтырбыз. Минем 1888 елда туган әби әйтә иде: бу җирләр ул кечкенә чакта урман булган. Академик Паллас та шул хакта язып калдырган, - ди Марсель әфәнде.
4109 гектар мәйданны тәшкил иткән Чатыртау тыюлыгы, күрәсең, әнә шулай үзенә төрле яклап якын килүне таләп итә торгандыр. Табигатькә хуҗаларча карашның әле бервакытта да артык булганы юк. Биредә чыннан да РФ һәм ТР Кызыл китабына кертелгән дала үсемлекләре үсә. Элегрәк Кызыл китапка кертелгән байбаклар колониясенә 10 ел буе ауны тыю да үзенекен иткән. Ишәюгә, Кызыл китаптан да чыгарылганнар.

«Мондый бәйге - беренчесе»
Мәдәният йортында узган сайлап алу турыннан соң бәйрәмнең икенче өлеше Азнакайның тап уртасына урнашкан паркта дәвам итте. Җыр-бию арасында сүз алучыларның һәркайсының телендә Чатыртау булды. Шагыйрьләр Илдус Гыйлаҗев, Нур Әхмәдиев тә соңгы вакытта Чатыртауга игътибарның артуына куануларын белдереп, аңа шигырь багышладылар.
Жюри әгъзасы ТР Мәдәният министрлыгының традицион мәдәниятне үстерү үзәге фәнни хезмәткәре Риф Гатауллин бәйгенең идеясен хуплады. «Безнең татарда мондый конкурсның булганы юк иде әле. Бу бик әйбәт башлангыч. Әйдәгез, бергәләп шушы эшне эшлик. Фольклорны кайтарасыгыз килсә, сандыкларда күбрәк казынырга кирәк», - дип, ул «Чатыртау җыены»нда катнашучыларга үзенең теләк-тәкъдимнәрен җиткерде, төпле киңәшләрен бирде. «Бүген биредә башлангыч алган җыен - бәһаләп бетергесез эш. Фольклор ул - бүгенге көндә кешелекнең бердәнбер архивы», - дип белдергән жюри әгъзасы, «Алтын мәйдан» халыкара интернациональ проект җитәкчесе Гамира Гаделшина исә җыенга «Халык традицияләренә тугрылык өчен» дигән махсус бүләк тә алып килгән иде. Аңа Сарман районы Ләке авылы мәдәният йортыннан «Иганә» керәшен фольклор ансамбле лаек булды. Ә «Җанашым» (Азнакай, җитәкчесе - Гөлфия Әхмәтҗанова), «Асылъяр» (Сарман, Илмира Салихова), «Ахирәтләр» (Әлмәт районы, Мәмәт авылы, Хәния Бәдгетдинова) фольклор коллективлары «Чатыртау җыены»ның иң зур бүләге - Азнакай хакимияте башлыгының 15әр мең сумлык сертификатына һәм Азнакай осталары ясаган автор курчакларына ия булды. Башка катнашучыларга да дипломнар, истәлек бүләкләре тапшырылды.
ТРның халык артисты, якташыбыз Әзһәр Шакиров әйтмешли, беренче адымны ясавы балага да бик авыр бит. Ә «Чатыртау җыены» менә шулай бик җиңел генә кузгалып китте күк. Алга таба программага мастер-класслар, чын татарча укулар да кертелсә, фольклорчыларны Чатыртауга илтүче сукмакның ярылып ятачагы бәхәссез.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading