16+

Чәчәк кенә бүләк итәрмен, мөгаен

Бүген язның иң гүзәл бәйрәме - 8 Март. Хатын-кызлар әлеге бәйрәмне аеруча үз итә, чөнки бу көнне аларга матур сүзләр, теләкләр җиткерәләр һәм, әлбәттә инде, чәчәк бәйләмнәре белән бүләк тапшыралар. Ә сез кулыгызда чиксез акча булса, хатыныгызга нәрсә бүләк итәр идегез?

Камил КӘРИМОВ, язучы:
- Мин хатыныма чит илгә юллама алып бирер идем, ул анда бармаячак. Алтын әйбер бүләк итәр идем, аңа ошаганын, аның зәвыгына туры килгәнен сайлый белмим. Ул барыбер дә, нишләп моны алдың, нишләп акчаңны әрәм иттең, диячәк. Шуңа да мин хатыныма шул акчаны гына кайтарып бирер идем.
Зөлфәт ЗИННУРОВ, җырчы:
- Акча күп булса, вакыты да юк дигән сүз инде аның. Акчаны шул көне-төне чабып кына күп итеп эшләп була бит. Ә кулыма аның кадәр акча керсә, хатыныма дөнья тирәли сәяхәт бүләк итәсем килә. Аны озатыр идем дә тынычлап калып ял итәр идем дисәм, минем дә дөнья күрәсе килә шул. Юк, без аның белән икәү бергә барырбыз, мөгаен.
Алмаз САФИН, газета укучы:
- Алтын әйбер бүләк итмим, алтыннары күп. Узган җәйдә чит илгә алып бардым, яхшы машинада йөртәм, чәшке туны бар. Хезмәт хакымның тиененә кадәр алып кайтып бирәм. Димәк, чәчәк кенә алырга кала.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading