16+

Чебешләрне санар чак җитте

Менә Яңа 2013 елга да аяк бастык. Тагын бер ел артта калды. Яңа елны барыбыз да зур көч туплап, яңа уй-ниятләр һәм хыял-максатлар белән башлап җибәрәбез. Әмма иң элек артка борылып карыйк әле: авыл хуҗалыгы өлкәсендә нинди уңышларга ирешелгән икән 2012дә? Узган ел турында искә төшерсәк, авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшләүчеләргә...

Чебешләрне санар чак җитте

Менә Яңа 2013 елга да аяк бастык. Тагын бер ел артта калды. Яңа елны барыбыз да зур көч туплап, яңа уй-ниятләр һәм хыял-максатлар белән башлап җибәрәбез. Әмма иң элек артка борылып карыйк әле: авыл хуҗалыгы өлкәсендә нинди уңышларга ирешелгән икән 2012дә? Узган ел турында искә төшерсәк, авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшләүчеләргә...

Табигать безне төрлечә сынады: нәкъ кирәк булмаган вакытта корылык үзәкләргә үтте, уңышны җыю чорында, көне-төне яңгыры яуды. Көз айлары да җылы килеп, көзге уҗым культуралары өчен борчылырга мәҗбүр итте. Кыскасы, мәшәкатьләр җитәрлек булды. Дөрес, яңгырларның да үз файдасы бар: туфрак рәхәтләнеп дымга туенды һәм киләсе елга яхшы уңыш көтәргә өмет уятты. Чебешләрне көзен саныйлар дигән кебек, нәкъ менә Яңа елга аяк баскан мәлдә авыл хуҗалыгы өлкәсендәге уңышларыбызны һәм эшләгән эшләребезне барлыйк әле.
Иң күп сөт - Татарстанда
2012 елда авыл хуҗалыгы җитештергән продукция 155 млрд сумга тигез булган. Уртача климатлы елларда республикада, гадәттә, 4,5-5 млн тоннага якын бөртекле культура җитештерелсә (2011 елда - 5,2 млн тонна), быел бик авыр ел, корылык булса да, авыл хезмәтчәннәренең тырышлыгы нәтиҗәсендә 3,2 млн тонна икмәк җыеп алынды.
Ә терлекчелек белән эшләр ничегрәк икән соң? Республикабызда барлыгы 1,1 млн башка якын мөгезле эре терлек бар. Шуларның 403 меңе - сөтлебикәләр. Дуңгызларның баш саны исә 656 меңгә тигез. Кошларга килгәндә, алар 14,6 млн баш исәпләнә. Республикада 445 мең тонна ит, 1,1 млрд данә йомырка җитештерелгән.
Соңгы вакытларда сөт җитештерү бераз азаеп алса да, республикада әлеге тармакны үстерү буенча даими рәвештә эшлиләр. Ел буена 1 млн 935 мең тонна сөт җитештерелгән. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк: Татарстан - 2012 елда сөт савып алу буенча Россия төбәкләре арасында иң алдынгы урынны алып тора.
Кәҗәләрем куандыра!
Кәҗә турында юньле сүз ишетмәссең инде ул: кәҗә мал түгел, имеш, киребеткән. Әмма кәҗә асраучы һәм бу эшен яратып башкаручы әлеге сүзләр белән һич кенә килешмәс. Республикабызда бүген инде кәҗә асраучылар күбәйде. Барлыгы 402 мең баш кәҗә һәм сарык исәпләнә. Әле кайчан гына Сарман районыннан Фазыл Сәлимгәрәев тә республикабызда иң беренчеләрдән булып кәҗә асрый башлаган иде. Үрчетү өчен Ставропольдән токымлы кәҗәләр алып кайтуына да инде берничә ел узып киткән. Газетабыз укучыларын аның белән таныштырып киткән идек инде. Моннан соң шактый гына вакыт та үткән. Фазыл Сәлимгәрәевнең кәҗәләре нихәл икән һәм узган ел алар өчен уңышлы булганмы, быелга нинди планнар белән яшиләр? Сорашып карыйк әле.
Уңышларым турында кычкырып сөйләргә яратмыйм, әмма узган ел яхшы булды дип әйтә алам. Мин мал җанлы кеше, шуңа күрә эшемне дә табыш өчен генә түгел, ә яратып башкарам. Сораучысы бар, продукцияне кая куйыйм дип аптырап йөргән юк үзе. Бүгенге көндә фермамда 303 башка якын сөт бирә торган кәҗәм бар инде. Әле менә күбесе бәрәнләргә тора. Быелга да планнар зурдан: менә тагын ике бина төзергә ниятләп торабыз. Казанда ачылачак агросәнәгать паркында да үз ноктабызны булдырырга уйлыйбыз.
Бигрәк тәмле бәрәңге...
Эх, бигрәк тәмле инде ул бәрәңге... Бүгенге көндә кибет киштәләрендә ризыклардан башың әйләнеп китәрлек булса да, аннан башка ничекләр генә яшәр идек икән?! Әле бер танышым Яңа ел табынына да чикмәнле бәрәңге пешерәм, аның кырыена бер ит кисәге дә куйсаң, әллә нинди кыйммәтле рестораннар да бер кырыйда торсын, дип кызыктырып алды. Аллага шөкер, «икенче икмәк»нең уңышы да елына карап быел зарланырлык түгел: барлыгы 1,5 млн тонна бәрәңге җыеп алынды. Республикабызда әле кыш буена җитәрлек бәрәңгебез бар. 2012 елда Арча районының «Кырлай» агрофирмасы тарихка иң күп бәрәңге уңышын җыеп алучы буларак кереп калды. Быел алар бер гектардан 450 центнер бәрәңге алып куандырды. Уңышны җыеп алу бер хәл, әле бит аны урнаштырасы да бар. «Кырлай» хуҗалыгында бу яктан эшләр ничегрәк тора икән. Хуҗалыкның җитәкчесе Илшат Шакирҗанов үзләренең эшләре, алдагы елга планнары белән таныштырды:
Аллага шөкер, бәрәңгене урнаштырып барабыз. 40 тоннага якынын Казанга балалар бакчаларына җибәрдек. Шулай ук кибетләргә, хастаханәләргә урнаштырдык. Кыскасы, кая куярга икән моны дип утырган юк. Сорап, килеп алып торалар. Планнарга килгәндә, икенче бина ясап, шунда бәрәңгене пакетларга тутырып сатарга уйлап торабыз. Алай иткәч, сатучыга да, алучыга да уңайлырак булыр дип уйлыйбыз. Бәрәңгене саклый торган махсус биналарыбыз уңышны язга хәтле сакларга мөмкинлек бирә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading