16+

Чемпионатның ачылу тантанасында ниләр булачак?

Казанда Спортның су төрләре буенча Бөтендөнья чемпионаты ачылышында күрсәтеләчәк «Пилигрим» шоуының репетициясе башланды.

Чемпионатның ачылу тантанасында ниләр булачак?

Казанда Спортның су төрләре буенча Бөтендөнья чемпионаты ачылышында күрсәтеләчәк «Пилигрим» шоуының репетициясе башланды.

Казан шәһәре мэры Илсур Метшин әйтүенчә, әлеге чара 2013 елда узган Җәйге Универсиада кебек үк зур масштаблы булачак. 24 июль көнне «Татнефть-Арена»да узачак тантаналы ачылыш чарасын бөтен дөнья буйлап 1 миллиард кеше телевизор экраннары аша күзәтәчәк. Илсур Метшин искәрткәнчә, чемпионатның ачылу тантанасында Универсиада ачылышы, ябылышында катнашкан төркем чыгыш ясаячак. Тамашаның төп режиссеры - Алексей Сеченов, продюсеры - Игорь Крутой. Ачылу церемониясендә ниләр булачагы сер булып саклана. Хәзергә бары аның 2,3сәгать дәвам итәчәге, эксклюзив, кабатланмас, күз явын алырлык булачагы гына мәгълүм. Шулай да аз булса да кайбер серләр белән бүлеште оештыручылар.

- «Пилигрим» - ул тормыш чыганакларын эзләүгә корылган сәяхәт. Шоу геройлары белән бергә тамашачы диңгез штормына да эләгәчәк, борынгы шәһәр серләрен ачачак. Океан төбенә дә төшәчәк, - ди Игорь Крутой.

Спектакльдә төп үзенчәлекләрнең берсе - сәхнәнең бер өлеше су астында булачак. Артистларның кайбер оригиналь костюмнары 15әр килолы. «Пилигрим»да катнашу өчен Мәскәү, Татарстаннан 200 ләп артистны җыйганнар. Һавада цирк акробатлары эшләсә, сәхнәдә биючеләр, су астында синхрон йөзүчеләр осталыкларын күрсәтәчәк. «Пилигрим»ны сигез көн кабатлаячаклар. Дөрес, беренче көндәге кебек җитәкчеләр сөйләүләре, спортчыларның флаглар тотып чыгулары булмаса да, тамаша искиткеч булачак дип вәгъдә итәләр. Аның каравы, бу көннәрдә ачылыш тантанасы очсызрак булачак. «Пилигрим»га билетларны 500 сумнан да алырга мөмкин. 50 мең билетның 15 меңе инде сатылган.

- Чемпионат ачылышына Казан тагын ике атнадан тулысынча әзер булачак, - ди Илсур Метшин. Мэр сүзләренчә, кайбер кешеләргә хәтта, балконнарын да рәткә китерергә кушканнар. Кунакларны каршылаганда шәһәр чиста, матур булырга тиеш.

Фото: www.metshin.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading