16+

Чемпионатны бөтен дөнья күрәчәк

Шәһәр мэры отель территорияләрен рәткә китерергә кушты.

Чемпионатны бөтен дөнья күрәчәк

Шәһәр мэры отель территорияләрен рәткә китерергә кушты.

Казанда Спортның су төрләре буенча бөтендөнья чемпионатына әзерлек эшләре дәвам итә. Шул уңайдан, мэр Илсур Метшин район администрацияләренә һәм башкала отельерларына отель янындагы территорияләрне тиешле дәрәҗәгә китерергә кушты.

Бу хакта ул Спортчылар (Универсиада) авылындагы Халыкара мәгълүмати үзәгендә узган эшлекле очрашуда җиткерде. Әлеге отельләрдә чемпионатның клиент төркемнәрен урнаштыру планлаштырыла. Шәһәр җитәкчесе сүзләренә караганда, Казан кунаклары чемпионат барышында шәһәребезне бөтен матурлыгында күререгә тиешләр.

Туризмны үстерүгә булышлык күрсәтү комитеты рәисе Евгения Лодвигова әйтүенчә, бүгенгә алдан ачыкланган 50 төзекләндерелмәгән территориянең 33е тәртипкә китерелгән. Ул шулай ук отельерлар очраша торган проблемаларны да атап үтте. Кунакханә тәрәзәләреннән караганда урам якны матур күренеш белән тәэмин итәр өчен, милекчеләр белән эшләргә кирәк. Алар үзләренең территорияләрен чүп-чар, төзелеш калдыклары белән тутырганнар, территорияне тәртипкә салу буенча эшне җайга салу шуңа да авыр.

Шәһәр җитәкчесе тиешле ведомстволарга намуссыз милекчеләр белән эш алып баруны йөкләде.

- Үзләренә тапшырылган территорияне тәртипкә китерер өчен әлеге объект милекчеләре барысын да эшләргә тиешләр, - диде Илсур Метшин. Спорт проектлары башкарма дирекциясе генераль директоры урынбасары Азат Галиәхмәтов та чемпионатка әзерлек турында сөйләде. Аның сүзләренә караганда, хәзерге вакытта дөньяның 190 иле 2015 елгы дөнья чемпионатында катнашачакларын раслаган - катнашучыларның гомуми саны 3 меңләп кеше булачак. Чагыштыру өчен: Барселонадагы дөнья чемпионатында 177 илдән 2223 спортчы катнашкан булган.

Азат Галиәхмәтов 2015 елгы дөнья чемпионаты барышында Казанны бөтен дөнья күрәчәк дип ассызыклады, чемпионатны 4 миллиардтан артык тамашачы караячак - дөньяның 107 иленнән 81 телекомпания дөнья чемпионатын трансляцияләү хокукын сатып алган.

2015 елда Казанга 2,1 миллион турист киләчәк, дип фаразлыйлар. Бу былтыргы белән чагыштырганда 15-18 процентка күбрәк дигән сүз. Чемпионатка әзерлек уңаеннан, бәйрәм чаралары вакытында күктә пилотсыз очкычлар пәйда булырга мөмкин. Хокук саклау органнары шул рәвешле су буйларын, тимер юлларын күзәтергә ниятли. Пилотсыз очкычлар ярдәмендә чаралар барышындагы тәртип каралачак.

Фото: www.metshin.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading