16+

Чибәркүлгә 10 мең тонна авырлыктагы метеорит төште

Узган атнаның җомгасында иртәнге якта зәңгәр күк йөзендә шар формасында ниндидер якты объект пәйда була. Ул үзе артыннан ак эз калдырып килә-килә дә, бераздан колак тондыргыч шартлау ишетелә. Соңыннан күзләрне камаштырырлык яктылык хасил була, көчле шартлау дулкыны килеп бәрелә. Чиләбе каласына һәм шул төбәктәге Чибәркүлгә метеорит яңгыры төшә! Нәтиҗәдә, меңләгән...

Уралда булган әлеге гадәттән тыш космик масштабтагы вакыйга бөтен кешене аптырашта калдыра. Шәһәр өстенә метеорит төшүне күргән генә түгел, ә ишеткән дә юк иде бит. Әлеге вакыйганың шаһитлары, шушы хәлдән һаман да аңга килә алмыйча, Чиләбе бу вакытта сугыш барган урынны хәтерләтте, дип искә ала. Белгечләр исәпләве буенча, 10 мең тонна авырлыктагы тимер метеорит атмосфераның тыгыз катламына секундына 30 км тизлек белән очып кергән. Метеоритның шартлау көче 500 килотоннага тигез. «Мондый хәлләр 100 елга бер генә була», - ди галимнәр.
Шартлау нәтиҗәсендә Чиләбедә 1200гә якын кеше җәрәхәтләнгән. Аларның күбесе тәрәзәләрнең пыяла кыйпылчыкларына киселгән. Метеорит китергән зыян 1 млрд сум белән исәпләнгән, ләкин әле бу да соңгы сан түгел. 350гә якын мәктәп һәм балалар бакчасына, сәламәтлек саклау үзәкләренә, тагын бик күп биналарга зыян килгән. Метеорит яңгырының эзләре, Чиләбедән кала, тагын дүрт төбәктә күзәтелгән - Свердловск, Төмән, Курган өлкәләрендә һәм Башкортстан Республикасында.
Кызганычка, дөньяның бер генә обсерваториясе дә җир өстенә метеорит якынлашуын алданрак билгели алмаган. Галимнәр әйтүенчә, аны алдан белү гомумән мөмкин түгел.
Метеорит төшкән көнне үк янә бер хәбәр бөтен кешене куркуга салды: Җир шарына тагын бер объект якынлаша. Күк җисемнәре яңгыры диярсең! Монысы - Астероид ДА14. Зурлыгы 5 катлы йортка тиң. Ул Җир шарына зыян салмаса да, аның үтеп киткәнен күпләр тын да алмыйча күзәтеп торды...
PS. Урал федераль университеты галимнәре, метеоритның кисәкчекләрен тапкан. Кисәкчекләр кара төстә, 1 см зурлыкта.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading