Чиләбедә Советлар Союзы Герое, бөек татар шагыйре Муса Җәлилгә һәйкәл ачылды. Танылган оста Бакый Урманчының "Таштагы портретлар" сериясеннән скульптурасы - Татарстанның Көньяк Урал башкаласына бүләге.
Скопировать ссылку
Чиләбедә Советлар Союзы Герое, бөек татар шагыйре Муса Җәлилгә һәйкәл ачылды. Танылган оста Бакый Урманчының "Таштагы портретлар" сериясеннән скульптурасы - Татарстанның Көньяк Урал башкаласына бүләге.
Тантаналы чарада Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков, Чиләбе өлкәсе губернаторы Борис Дубровский, "Чиләбе өлкәсе татарлары конгресы" өлкә иҗтимагый оешмасы Башкарма комитеты рәисе Лена Колесникова, татар шагыйренең кызы Чулпан Җәлилова, Татарстан делегациясе вәкилләре катнашты. Һәйкәл Чиләбенең үзәгендә "Манекен" театры янындагы скверда урнашкан.
Скульптураны Бакый Урманчы 50 ел элек иҗат итсә дә, бүгенгә кадәр остаханәдә саклаган.
- Безнең Муса Җәлилгә генә түгел, бөек скульптор Бакый Урманчыга да хөрмәт билгесе күрсәтә алуыбыз әһәмиятле. Останың иҗат җимеше үз урынын тапты. Бу очрашулар, бөек шагыйрьнең иҗаты белән танышу урынына әверелсен иде, - диде Илдар Халиков.
Борис Дубровский исә бу вакыйганың Чиләбе өлкәсе һәм Татарстан Республикасының уртак эше ярдәмендә мөмкин булуын билгеләп үтте. Үзенчәлекле скульптура ике төбәк арасында какшамас дуслык символы булып тора, диде ул.
Чиләбегә эшлекле сәфәре кысаларында Премьер-министр Чиләбе металлургия комбинатында да булды. Биредә ул универсаль рельс-өрлек станының яңа комплексы эше белән танышты.
Комментарийлар