16+

Чишелешләрдәге чишелмәс «төен»

Мэр Илсур Метшин Казанда юл-транспорт чишелешләре төзелешләре янәшәләрендәге чокыр-чакырларны ямарга 10 тәүлек вакыт билгеләгән иде. Ләкин әле эшнең очы-кырые күренми.

Чишелешләрдәге чишелмәс «төен»

Мэр Илсур Метшин Казанда юл-транспорт чишелешләре төзелешләре янәшәләрендәге чокыр-чакырларны ямарга 10 тәүлек вакыт билгеләгән иде. Ләкин әле эшнең очы-кырые күренми.


Шәһәр хакимиятендә узган киңәшмәдә шәһәр башкарма комитетының тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев чыгышында әйтелгәнчә, инженерлык коммуникацияләре сузу эшләреннән соң, Бигичев урамында туфрак катламы иңгән. Шушындый ук хәлләр Әмирхан - Чистай урамнары киселешендәге юл-транспорт чишелешендә, Ленин дамбасында, Р.Зорге урамыннан Җиңү проспектына борылыш юлында да күзәтелә. Мэр Илсур Метшин Ямашев проспекты белән Адоратский урамындагы җәяүлеләр өчен җир асты юл кичүенең түбәсеннән су үтүне бетерергә кушкан иде. Тик күрсәтмәне башкаручы гына юк: түбәдән су һаман шыбырдап ага. Ямашев проспекты белән Әмирхан урамы киселешендәге җир асты юл кичүенең дә файдасы коры көннәргә генә ярый. Аз гына яңгыр яуса да, кичүне су баса. Төзекләндерү үткәрелде, дип хисап тотылган Н.Ершов, Фучик, Горький, Вишневский, Пушкин һәм Большая Красная урамнары, Ямашев проспекты һәм Горький шоссесы юллары кабат чокыр-чакырлыга әйләнгән. «Юл өслекләре нык тузган. Әлеге участокларда эш кабаттан башкарылачак», - диде Игорь Куляжев. Ниһаять, синоптиклар фаразлавынча, 10 апрельдән соң тәүлек буена җылы һава урнашачак. Монысы исә, юл чокырларын ямауда күзәнәкле асфальт-бетон куллану мөмкинлеге бирәчәк һәм нәтиҗәдә, эшләр активлашачак.
Мэр Илсур Метшин юл-транспорт чишелешләре төзелешләре тирәсендә җир убылудан барлыкка килгән чокырларны бетерү эшләрен озакка сузмыйча тәмамларга кушты. Коры һәм җылы һава торышы урнашуга ук, подрядчы оешмалар юлларны капиталь төзекләндерү һәм яңадан төзү эшләренә керешәчәк. «Әмма технологияләрне саклауда төгәлсезлекләр җибәрелергә тиеш түгел», - дип искәртте шәһәр башлыгы.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading