Шәһри Казан

Чит ил машинасы – «текәлек» билгесеме?

Чит ил машинасында йөрүчеләрдән: «Мин, безнең машинаны алганчы, шул бәягә чит илнекен алам, аларның иң арзаны да безнекеләрдән яхшырак», - дигән сүзләрне еш ишетергә туры килә. Чынлыкта исә болай машинаны рәтләп белмәгән кеше генә сөйли ала. Йә ул, берничә иске «Жигули» белән азапланганнан соң, «иномарка»га утырган да ватылмый-нитми генә йөрүенә...

Реклама

Украина да хәзер чит ил. Аннан да кайта безгә машиналар. Аларның бәясе дә кыйммәт түгел, «Приора» белән чагыштырганда, аерма әллә ни юк. Әмма иртәме-соңмы, нинди генә машина булмасын, ул барыбер ватыла башлаячак, аңа ремонт таләп ителә, ә моның өчен, запчасть кирәк. Безнең «Лада»ларга кирәк-яраклар зур шәһәрләрдә генә түгел, район үзәкләрендә, хәтта зуррак авылларда да сатыла, ә чит илнекен бераз эзләп чабасы була, әле алар берничә тапкырга кыйммәтрәк тә. Ә Украина кебек машиналар ясау буенча бик «алга» киткән илнекеләргә кайвакыт заказ белән генә кайтарып була.
«Машина әйбәт, трассада бигрәк тә шәп, тик менә асты түбән инде, авыл юлларында йөрешле түгел», - диләр кайбер «иномарка» хуҗалары. Трасса дигәннән, безнең юлларның бик сирәк өлешендә генә «еламыйча» йөреп була. Бу юлларга нәкъ менә үзебезнең машиналар туры килә дә инде. Шулай ук начар сыйфатлы бензиннан да бик «кәҗәләнми» алар, ә күпчелек, гадәттә, ягулыкның арзанрагын сайлый.
Әлбәттә, хәзер сайлау мөмкинлеге зур, һәрбер кеше үз мәнфәгатьләреннән һәм мөмкинлегеннән чыгып ала машинаны. Узган гасырның туксанынчы еллары башында үзләрен текәгә санаучылар «Лада»ның «08», «09» модельләрендә йөри иде. Соңрак аларга алмашка чит ил машиналары килде. Әмма замана үзгә, хәзер инде арзан чит ил машинасы белән берәүнең дә исен китерә алмыйсың. Шунысын онытмаска кирәк: һәрбер әйбер үз урынында булганда гына яхшы һәм бары тик шул вакытта гына ул килешле була. Кыйммәтле «иномарка» хуҗалары кайвакыт нинди машинаның нәрсә өчен кирәклеген дә аңламый кебек. Чит илдә пикаплар фермерларга тирес, силос ташу өчен хезмәт итсә, бездә аны кыйммәт бәягә алып, «текәләнеп» йөриләр. Бөтен хикмәт тә текәлектә генә булса, аны, үзебезнең «Жигули»да да булдыручылар бар, әмма бу инде арт саның шәрә була торып, билеңә каеш бау бәйләү белән бер.

«Lada Largus» машиналар базарында агымдагы елның июлендә генә старт алуга карамастан, бер ай эчендә шул төрдәге машиналар арасында икенче урынга чыккан. Август аенда әлеге машиналарның универсаль төре 2769 данә сатылган (беренче урында «Калина» - 4978). Шулай итеп, кыска гына вакыт эчендә «Lada Largus» «ВАЗ»ның «дүртенче» моделен дә (1688 данә), «Приора»ны да (2153 данә) узган.
Ел саен шундый 70 мең машина җитештерү планлаштырылган. Шуларның 54 меңе Россия базарларына таратылса, калган 16 меңе чит илләргә китәчәк. Ихтыяҗ арткан очракта, бу сан 90 меңгә җитәргә мөмкин.

L A D A - матурлык, заманча дизайн, мода
Көләргә ашыкмагыз, тиздән бу сүзләрне рәттән куеп булачак. Һәрхәлдә, Мәскәүдәге автомобиль салонында Идел буе автогиганты шуны исбатларга тырышты.
LADA модификацияләренең дизайны үзгәрә башлаячагы бирегә Стив Маттин килү белән бәйле. Әлеге дизайнер моңарчы «Volvo» компаниясендә эшләгән, аңа хәтле «Mersedes-Benz» машиналарын бизәү белән мәшгуль булган. Билгеле ки, мондый кешеләр яңа заводка дистә ел буена яңа машина бамперын уйлап табу өчен килми, алар иҗат итәр өчен килә.
Бүген «АвтоВАЗ»ның ике дизайн студиясе бар. Тольяттида 26 рәссам эшли, ә Мәскәү студиясендә 14 белгеч хезмәт куя. Нәкъ менә мәскәүнекеләр яңа идеяләр өстендә эшләячәкләр.
Мәскәүдәге автомобильләр салонында «АвтоВАЗ» бөтен төр «коралыннан атып» карарга булды бугай - бирегә, яңартылган «Калина», «El Lada» электромобиленнән тыш, «Granta»ның спорт төре дә куелган иде.
«Granta Sport» быелгысы елның ноябреннән сатуга да чыгачак. Бәясе 400 мең булачак әлеге машинаның иң әүвәл тышкы кыяфәте игътибарны җәлеп итә. Салоны да стандарт модельдән күпкә зәвыклырак итеп эшләнгән. Техник яктан караганда, аның төп өстенлеге - яңа двигатель (1,6л, 120 ат көче), тормоз дисклары алда гына түгел, арткы тәгәрмәчләрдә дә булачак. Максималь тизлек - сәгатенә 197 км, тизләнеш алу вакыты - 0-100 км/сәгатькә 9,5 секунд.
Шундый ук төрдәге башка машиналар белән чагыштырып караганда, «Granta Sport» алардан күпкә арзанрак: «Fiat Punto» - 685 мең, «Ford Fiesta» - 654 мең, «Citroen C3» - 668 мең.
Тагын бер кызыклы вариант - «El Lada» электромобиле. Якын арада чыгачак 100 машина такси буларак эксплуатацияләү өчен тапшырылачак. Мондый таксилар Кавказ төбәгенә җибәрелер дип фаразлана.
Киләсе 5 елда «LADA» машиналары сатылу сизелерлек артыр дип көтелә. Бүген ел саен 600 мең машина сатылса, 2017 елга бу санны миллионга хәтле җиткерү күздә тотыла.

«АвтоВАЗ» Казахстанда завод төзи
Тиздән «Жигули»лар Казахстанда да чыга башлаячак. «АвтоВАЗ»ның «Азия Авто» компаниясе белән берлектә төзеләчәк яңа заводында елына 120 мең «Lada Granta» һәм «Lada Kalina» машиналарын җыю күздә тотыла.
Усть-Каменогорскида җыелган машиналарның сатылу базарына Казахстан, Россиянең Себер һәм Ерак Көнчыгыш федераль округлары, Урта Азия һәм Кавказ арты илләре керәчәк.
Җитештерүче киләчәктә «АвтоВАЗ»ның башка модельләрен, шулай ук «Renault» һәм «Nissan» машиналарын да чыгарырга җыена. Казахстанда 2012 елда «Lada» машиналарының сатылу күләме 35 мең булыр дип көтелә һәм бу күрсәткеч машина базарының 37 процентын тәшкил итәчәк.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: