16+

Читлектә, тик кош түгел...

«Аларның кайсы – карак, кайсы – кырыгалдар, кайсы – үтерүче... – ди колония хезмәткәре, – алар, беренче чиратта, хатын-кыз түгел, җинаятьче».

Читлектә, тик кош түгел...

«Аларның кайсы – карак, кайсы – кырыгалдар, кайсы – үтерүче... – ди колония хезмәткәре, – алар, беренче чиратта, хатын-кыз түгел, җинаятьче».

Бу якларда гел урман да урман... Сентябрь урталары булуга да карамастан, агачлар да әле ямь-­яшел булып, кояшлы көннәргә ләззәтләнеп-кинәнеп, безне горур карашы белән озата бара. Әллә табигатьнең матурлыгына алданып, әллә ашкынып барып, ялгыш юлга кереп киткәнбез. Хәбәр итәләр: «Борылыгыз!» Чуаш Республикасының борынгы шәһәрләреннән берсе саналган Алатырьга килеп керәбез, сулга каерылуга, капкаларны киң итеп ачып, безне көтеп торган сакчыларны күреп алабыз. Килеп җиттек. Артыбыздан бер-бер артлы килеп туктаган җиңел машиналардан Татарстанда кеше хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Харис кызы Сабурская, «Социаль тернәкләндерү һәм адаптация үзәге» генераль директоры Азат Галимҗан улы Гайнетдинов, Чуаш Республикасында кеше хокук­ларын яклау вәкиле Надежда Прокопьева һәм аларны озата баручылар төшә. Без – күбәү. Һәркайсыбызның үз бурычы. Сәрия Сабурская, гадәттәгечә, Татарстаннан озатылган хатын-кызлар белән очрашырга җыена. Азат Гайнетдинов, «үзебезнең кызларга» дип, капчык-капчык күчтәнәч алып килгән. Яныбыздан бер генә минутка да китмәгән колония начальнигы Юрий Шушарин, аның тәрбия эшләре буенча урынбасары Алексей Князьков, сүзләрнең кирәклесен генә сайлый-сайлый, безгә мәгълүмат биреп бара.

Шулай итеп, без – Чуаш Республикасының Алатырь шәһәрендә урнашкан хатын-кызларның 2нче төзәтү колониясе ишеге төбендә. Аның Козловкада урнашканында булганыбыз бар инде. Шуңа мондагы тәртипне яхшы беләбез. Артык, кирәкмәс әйберләрне машинада калдырып, тимер ишекләрнең аргы ягына кертүләрен көтәбез. Ниһаять, ул ачылып китә. Өчәр-өчәр кеше эчкә үтеп, тимер рәшәткәләр уртасында кала. Өч катлы ишекләрне үтәбез, документларны кечкенә генә тәрәзәгә сузабыз. Җан өшеткеч процедура, кыскасы.

Территория эченә килеп эләккәч, иң беренче булып күзгә ташланганы – тезелешеп каядыр юнәлгән хатын-кызлар. Барысы да бер төсле киемнән үзләре. Алар, безне күрүгә, күзәтүченең: «Бер-ике-өч!» – дигән командасы астында, балалар сыман берьюлы: «Исәнмесез!» – дип сәламли.

Кая барышлары?

– Эшсез тотмыйбыз без аларны, – ди тәрбия эшләре буенча җитәкче урынбасары. – Шуңа да төзәтү колониясе бу.

Татарстанда хатын-кызлар колониясе юк. Ә биредә алар икәү. Без булганында 567 хатын-кыз исәпләнә. Шуларның 87се – безнең республикадан. Тизрәк аларны күрәсе, сөйләшәсе, уй-теләкләрен беләсе килә. Тик аңарчы әле колония хезмәткәрләре безгә үзенә күрә бер экскурсия ясамакчы. Нинди эшләр майтарып яталар? Хөкем ителгән «кешелекнең гүзәл яртысы» белән нинди тәрбия эшләре алып баралар? Гомер буе йозакта ятмаячак­лар бит алар, кайчан да бер иреккә чыгачаклар...

Күңелне тырнап торган сорауларга җавап эзли-эзли, озата йөрүчеләр артыннан атлыйбыз. Җанны төрле-төрле уйлар телгәли: ни җитми икән хатын-кызга? Тыныч кына ятасы бит өйләрендә. Җитмәсә күбесенең балалары, балалары гынамы?! Оныклары булган өлкән яшьтәгеләр дә күзгә чалынып китә әнә.

«Безнекеләр эшсез калмас»

«Иреккә чыккач нишләрбез?» – дип ут йоткан тоткыннарны борчый торган бердәнбер җитди һәм кайчак хәл итә алмастай проблема шул: алар, азат ителгәч, эш таба алмый интегә. Азат Гайнетдинов әйт­мешли, бәргәләнеп йөри-йөри дә, нидер урлап, нидер талап, янә шушы читлеккә әйләнеп кайта. Колония начальнигы Юрий Шушарин, моны булдырмас өчен кулдан килгәннең барын эшләүләре турында сөйләгәндә: «Безнекеләр эшсез калмас», – дип, мактанып та куя. Чыны шулай, бер уйласаң. Хатын-кызга иң кирәкле, ихтыяҗы беркайчан да кимемәгән иң файдалы һөнәр нәрсә, дисезме? Әлбәттә, тегүче һәм пешерүче! Колониядә бу һөнәрләрне үзләштерү, әйбәт итеп, төбенә төшенеп үзләштерү өчен шартлар бар. Тегүче һөнәрен үзләштерү өчен төп шарт: урта белемле булу. 25 кешедән торган биш төркем оешкан. Аларны ун ай укыталар һәм кулларына таныкнамә тоттырып чыгаралар. Ел саен 320 кеше, белем алып, һөнәргә ия була икән. Цехларда йөргәндә, тегү машинасы янында мәш килгән үзебезнең кызлар белән дә танышып алдык.

– Аз калган инде, түз, – ди Сәрия Сабурская, 105нче маддә буенча эләккән ханымга.

– Түзәм, – ди ханым, башын аска иеп.

– Нәрсә булды? – дип төпченмәкче генә булам, яныма шундук бер хезмәткәр килеп, кулымнан тотып ала.

– Төркемнән аерылмагыз, – ди ул. Аннары гына: – барыбер сөйләми, кеше үтергән ич ул...

Юл уңаеннан, пешерүчеләр әзерли торган кухняга кереп чыгабыз. Медицина кабинетында булабыз. Беренче ярдәм күрсәтү өчен барысы да бар сыман. Фельдшер Вера Кирсанова ел саен ике хатын-кыз­ны бала табарга Түбән Новгородка җибәреп торулары хакында сөйләп ала.

– Аларның очрашу көннәре бар бит. Ирләре килә. Менә шунда авырга узып калалар, – дип өсти фельдшер, минем сораулы карашымны сизеп алып. – Бала тапкач, УДО белән чыгарырлар дип уйлыйлар алар. Ләкин бу сәбәп түгел. Баланы башта бала тудыру йортында тоталар, аннары, туганнары килеп алмаса, ятимнәр йортына озаталар. Әнисе биредә утырган арада, билгеле...

Тимер чыбыклар белән әйләндереп алынган бу дөньяның үз тормышы, үз мәшәкатьләре, үз кагый­дәләре. Монда тормыш кайнап тора дип әйтмәсәм дә, әкрен генә бер агымга – конвейерга куелган шикелле бара да бара. Әнә хезмәткәрләр Ачык ишекләр көне уйлап тапканнар. Ул көнне бәләкәй генә мәйдан кайнап тора. Тоткыннарның әти-әниләре, ирләре, балалары килә. «Мизгелләрнең кадерен белегез!» дигән исем астында концерт башланып китә. Кемдер елмая, ә кемдер күз яшьләрен сөртә. Хатын-кызның кулында богау күрү авыр шул. Ул бит бу дөньяга кадер-хөрмәт күрү, ярату-сөелү өчен килә. Менә шулай сак астында йөрү өчен түгел. Нәрсә этәрә аларны бу адымга?

«Зур акчалар эшләрсең, диделәр»

– Әллә ни көч куясы да түгел, сораучыга җибәреп кенә торасы, – диделәр.

Ул, томырылып торган зур күзләре белән, миңа карый. Аның урыны монда түгел, аның урыны – стадионда, иптәшләре арасында. Күп мәртәбәләр җиңү яулаган, ил беренчелегенә көрәшеп, зур бүләкләр алган спортчы кыз. Уңышлы гына барган тормышы бер кизәнүдә чәлпәрәмә килә.

– Аягымны имгәттем, – дип сөйли ул. – Сизеп торам: спортка тиз генә кайта алмам. Нәрсә беләндер шөгыльләнергә, акча эшләргә кирәк бит инде. Пенсиядәге әти-әнинең җилкәсендә утыру эш түгел. Бармен булып эшкә урнаштым, – дип дәвам итә ул, язмышын сикәлтәле юлга кертеп җибәргән хәерсез вакытларны искә төшереп. – Башта әйбәт кенә эшләдем. Ә бераздан шунда эшләүче берәү: «Әйдә сине җиңел генә күп акча эшләргә өйрәтәм», – дип, миңа наркотик сатарга тәкъдим итте. Мин каршы килдем, моның ахыры ни белән тәмамланасын белә идем. Көн саен бер нәрсәне тукып тора башлагач, адәм баласы да тукранга әйләнә икән ул. Соңыннан килештем. Килеп капкач, берәүне дә гаепләмәдем. Бары үзем гаепле. Хәзер аңлыйм: ул каһәрне сату гына түгел, дистәләгән-йөзләгән яшь кешенең гомерен өзү дә бит ул. Бик үкенәм. Ярый әле әти-әнием, туганнарым, тренерым мине ташламады. «Кайтуыңны көтәбез!» – диләр.

Колониянең үз телерадио-­хәбәрләр үзәге бар. Спортчы кыз бүген шунда эшли. Ул үзенә яңа һөнәр, яңа кызыксыну тапкан. «Моннан чык­кач, эш табуы кыен булачак. Ә бу һөнәр алга таба миңа бик тә ярап куячак», – ди кыз, шөгыль таба алуына сөенеп. Эштән бушаган кызлар кичләрен, телевизор экраннары каршына утырып, аның да чыгышларын-тапшыруларын карыйлар. Тәрбия эшләренең үзенчә бер формасы да икән әле ул. «Монда ныклы дисцип­лина, каты режим, – ди кыз. – Кайберәүләр шуңа күнегә алмый интегә. Ә минем өчен ул бернәрсә түгел. Спортсменка бит мин!»

Ул инде өч ел утырган, тагын бер ел ярым калган. Шулай да ул да срогыннан алда – УДО буенча чыгарга өметләнә. Татарстанда исә РФ Җинаятьләр Кодексының 228нче маддәсенә карата УДО эшләми. Наркотиклар саткан кеше срогын, кем әйтмешли, «от и до» тутырып чыга. Аннан соң, иреккә чыгу бер хәл. Башка закон бозмаслык, кирегә әйләнеп бакмаслык итеп чыгу, тәүбәгә килү хәерле.

Шундый ук маддә буенча 2 ел да 2 айга ирегеннән мәхрүм ителгән бер хатынның тарихына гына күз салыйк. Ул кияүдә түгел. Алты яшьлек кызы бар.

– Башта аңа сынау срогы бирелде һәм ул Чебоксар шәһәре инспекциясендә билгеләнеп йөрде, – дип сөйли Россия УФСИНының Чуаш Республикасы буенча матбугат хезмәткәре Анна Иванова. – Кызганычка, ул шартлы рәвештә бирелгән җәзага җитди карамады. Икенче мәртәбә тотылгач, срокны 1 айга озайттылар. Ә инде өченчесеннән соң колониягә озаттылар. Шунда гына аңлады. Хәзер әнә өенә кайтасы, кызын үзе тәрбиялисе килә.

Закон белән шаярырга ярамый шул: юк икән юк, ярамый икән ярамый. «Кыек эшең кырык елдан соң да беленә», – дип, тикмәгә әйтмиләр. Упкынга илтә торган куркыныч адымнар ясаганчы, иң элек ничек җавап бирәсеңне онытма!

«Рәхмәт инде Сезгә!»

Янә шушы агу белән тотылып, «Инде 4,5 ел гына калды», – дип каршыбызда утыручы Н.К. шунда ук «үзебезнекеләрне» кабул итәргә вакыт тапкан Татарстанда кеше хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурскаяга шулай дип мөнәсәбәтен белдерә.

– Мин бала тапканчыга кадәр инвалид идем. Аннары инвалидлык группасыннан төшерделәр, – дип сөйли ул. – Мин бик авырыйм. Инсулинсыз яши алмыйм. Миндә – шикәр диабеты. Әнинең җибәрергә акчасы юк. Ул аннан башка да минем бәләкәй баламны карый. Биш тапкыр дару салдырырга медпунктка йөрим. Ныгытып эшләргә вакыт та калмый.

Күренеп тора: хәлләре, чыннан да, шәптән түгел хатынның. Башка чара калмагач, очрашуда катнашучылар, аны вакытлыча психиатрия хастаханәсенә салып дәваларга, дигән карарга килә.

Очрашу тәмамланып килгәндә генә, без Россия УФСИНының Чуаш Республикасы – Чувашия буенча начальнигы, эчке хезмәт полковнигы Александр Леонидович Робота белән танышу бәхетенә ирешәбез. Бу якларда төзәтү колонияләре шактый икән. Полковник эшсез утыручыларны Татарстан колониясеннән үзләренә күчерергә тәкъдим итә.

– Берсе дә, урынга кырын ятып, телевизор карап, гомер үткәрергә тиеш түгел аларның. Барысы да эшләргә тиеш. Ә бездә моның өчен мөмкинлекләр җитәрлек, – ди.

Шулаен да шулай. Ни өчен әле җинаять кылып, төрмәгә эләккән «бугайлар» түшәмгә төкереп ятарга тиеш. Эшләсеннәр, зыян күрүче алдындагы бурычларын да онытмасыннар! «Күбрәк зыян күрүчеләр турында кызыксынырга, аларга ярдәм итү юлларын эзләргә кирәк», – ди ул, тоткыннарның хәле белән артык кызыксынуыбызны үзенчә бәяләп.

Төрле авыр җинаятьләр кылып, төрле срокка хөкем ителгән хатыннарны иректә ни көтә? Күбесе әнә, эшкә ничек урнашасы булыр, дип кайгыра. Кайсын ире ташлаган, ә кайсыныңдыр кайтып керер, килеп сыеныр почмагы да юк. Азат Гайнетдинов, тикмәгә генә, «Социаль тернәкләндерү һәм адаптация үзәге» дип аталган журнал өләшеп йөрмәгәндер инде. Укысыннар, әгәр шундый проблема килеп чыга калса, мөрәҗәгать итсеннәр, дип биргәндер. Кабат шушы дөньяга әйләнеп кайтмасыннар, дигәндер.

Дөресен әйтим, бу очрашу миндә сәер тәэсир калдырды. Әллә полковник Александр Роботаның сүзләре хәтергә нык уелып калды, әллә наркотиклардан вафат булган яшь егетләр, яшь кызлар күз алдыннан китми газаплады, кызгану хисе тора-бара ниндидер бер рәнҗү шикелле тойгы белән алмашынды. Җинаять кылучы ул ир-атка, хатын-кызга бүленми. Ул – җинаятьче. Шуңа җәзаны да бертигез алалар. Тигез хокуклы алар бу мәсьәләдә. Эш хөкем эскәмиясенә кадәр барып җиткән икән, биредә инде закон теле генә өстенлек итә. Шул мизгелдә тормыш икегә аерыла: аңа кадәрге һәм... аннан соңгы. «Утырып» чыккан кешегә, аның хатын-кыз булуына да карамастан, җәмгыять тә, хәтта аның иң-иң якыннары да шикләнеп, икеләнеп карый. Аларны әнә шул кара тамга гомер буе эзәрлекли. Алар үзләрен очарга бик талпынып та, читлегеннән ычкынып китә алмаган кошлар сыман хис итә. Моннан бик күп еллар элек Актаныш районының бер авылында булган җан тетрәткеч вакыйга искә төшә. Ирен үтереп, төрмәгә эләккән хатынга бөтен авыл бойкот белдереп, озак вакытлар аның белән аралашмый торган иде. Хәзер ничектер, әйтә алмыйм. Әйтәсе килгәнем: бөтен язмышыңны сызып ташларлык куркыныч адым ясаганчы, башта ахыры ни белән тәмамланасын уйлыйсы... Чөнки бер генә җинаять тә җәзасыз калмый. «Беләбез инде!» – диләр алар, бу хакта сөйли башласаң. Шуны белер өчен санап кына бирелгән гомереңнең кадерле минутларын катлы-катлы тимер ишек­ләр артында үткәреп карарга кирәк микәнни соң?

 Мәдинә АВЗАЛОВА.

Биредәге тормышның үз кагыйдәләре: колония ­режимы аларны закон буенча яшәргә өйрәтә.

«Җиңел кергән акчаның ахыры бик авыр була икән ул...»

«Безнең ишеләргә юллар ябык: эшкә дә урнашам димә, өйдә дә көтмиләр мине».

Ачык ишекләр көне, «Һәр мизгелнең кадерен белегез!» дип аталган бәйрәмнәр тоткында яшәүче хатын-кызларга үткәннәрен тагын бер кат күз алдыннан кичерер­гә ярдәм итә.

Фото: novostihi.ru

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading