Шәһри Казан

Cиноптиклар яшенле яңгыр һәм көчле җил турында кисәтә

Татарстанның Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе синоптиклары 9 июльдә һава торышының начараюы хакында кисәтә.

Реклама

Бүген көндез һәм кич белән республика территориясендә һәм Казанда яшенле яңгыр, көньяк-көнбатыштан тизлеге секундына 15-18 метрга җитә торган көчле җил булуы фаразлана. Урыны белән республикада боз явуы да ихтимал.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: