16+

«Дальний»ның эше еракларга таралды

Узган елны милицияне полициягә үзгәртү буенча илдә, дөнья күчереп, зур реформа үткәрделәр. Аның нәтиҗәсендә Эчке органнар идарәләрендә иң-иңнәр генә эшләп калырга тиеш иде. Быел Президент Указы белән полиция хезмәткәрләренең хезмәт хакларын ике тапкырга күтәреп куеп, ул 40 мең сумнан артып китте. Әмма, дөреслектә, миллиардлаган чыгымнар таләп иткән бу масштаблы үзгәреш...

«Дальний»ның эше еракларга таралды

Узган елны милицияне полициягә үзгәртү буенча илдә, дөнья күчереп, зур реформа үткәрделәр. Аның нәтиҗәсендә Эчке органнар идарәләрендә иң-иңнәр генә эшләп калырга тиеш иде. Быел Президент Указы белән полиция хезмәткәрләренең хезмәт хакларын ике тапкырга күтәреп куеп, ул 40 мең сумнан артып китте. Әмма, дөреслектә, миллиардлаган чыгымнар таләп иткән бу масштаблы үзгәреш...

Ә бит Назаров гаепсез булган
Тикшерү изоляторларында гаепләнүчеләрдән күрсәтмә алулар ни рәвешле үткәнен, төрмәдә утыручыларга нинди мөнәсәбәт булганын кинолардан карап беләбез. Ә реаль тормышта андый хәлләр күбесенчә «пәрдә артында» кала. Полиция хезмәткәрләренең биниһая «тырышлыгы» аркасында, безнең илдәге Эчке эшләр бүлекчәләрендә, төрмәләрдә кешеләрне кыйнау, мыскыллау, мәсхәрәләү очракларының бик азлары гына җәмәгатьчелекнең колагына барып ирешә. Узган атнада Казанның «Дальний» полиция бүлекчәсендә булган һәм бөтен илне шаккатырган шундый вакыйга буенча дөрестән дә куркыныч, вәхши сюжетлы кинофильм төшерергә булыр иде.
Әгәр бу очрак кеше үлеме белән тәмамланмаса һәм ул, җан тәслим кылыр алдыннан, рәшәткә артында үзе белән ни кыланганнарын сөйләп калырга өлгермәсә, исәпсез-хисапсыз башка шундый вакыйгалар кебек үк, аның яңгырашы да өслеккә калыкмас иде, мөгаен. Әмма хәзер, кибеттәге видеокамера язмасы, хастаханә ятагында үлгән ир-атның сөйләгәннәре, аны коткарып калырга өлгермәгән табибларның биргән бәяләмәсе һәм урында тикшерү тулы картинаны төзергә мөмкинлек биргәч, бу коточкыч җинаятьтә гаепләнүче полиция хезмәткәрләренә дә артка чигенергә урын калмады. Нәтиҗәдә җинаятьне кылуда ярдәм иткән затлар да дөрес күрсәтмәләр бирделәр, аны башкаручылар да гаепләрен тулысынча таныдылар.
Эш болайрак була: 9 март көнне Казанда яшәүче 52 яшьлек Сергей Назаровны, кибеттән чыкканда, полицейскийлар тотып алып, аны «Дальний» полиция бүлекчәсенә илтеп ябалар. Аңа вак хулиганлык кылу һәм кибеттән әйберләр урлау турындагы гаеп белдерелә. Үзенең гаепсез икәнен белгән Назаров ялган күрсәтмәгә кул куюдан баш тарта. Шуның аркасында аны башта яхшылап дөмбәслиләр, аннары шампан шәрабе шешәсе белән көчлиләр. Эче авыртуына зарлангач, аны берничә көннән 18 нче хастаханәгә озаталар, тик туры эчәге өзелгән ир-атның гомерен саклап кала алмыйлар. Операция алдыннан Назаров абыйсына үзен ничек мәсхәрәләгәннәрен сөйләп калырга өлгерә. Табиблар тикшерүе дә, аны кыйнаганнар һәм көчләгәннәр, дигән нәтиҗә бирә. Ахыр чиктә, кибеттәге видеокамера да ир-атның берни дә урламаганын дәлилли. Кыскасы, бер гаепсез кеше полиция хезмәткәрләренең шундый вәхши һәм оятсыз уеннары корбанына әверелә.


Милләтне хурлаучылар
Бөтен Татарстанны хурлыкка калдырган бу вакыйгада игътибарны башта шуңа юнәлтергә кирәк: беренчедән, җинаятьне, ил күләмендә үткәрелгән аттестация сайлавын үтеп, «полицейский» исемен йөртергә лаек булганнар, икенчедән, республикада уртача хезмәт хакы 17 мең чамасы була торып, 40 меңләп акча алып ятучылар башкарган. Күрәсең, алар, майларына чыдаша алмыйча, рәхәттән туеп, «көчле тойгы»лар артыннан куганнардыр. Ә иң мөһим басымны шуңа ясыйсым килә: җинаятьчеләрнең барысы да татарлар, кайберләре әле япь-яшь, җүнле-башлы эш тәҗрибәләре дә булмаган «яшел» егетләр. Бу үзләренең генә түгел, милләтнең дә намусына тап төшерә, безнең барыбызны да түбәнсетеп күрсәтә. Егетләрнең исемнәре билгеле булса да, ул мәгълүматны егетләрнең әти-әниләренә тагын бер тапкыр оят булмасын өчен генә язып тормыйм.
Вакыйга илкүләм яңгыраш алгач, «Дальний» бүлекчәсе полицейскийларының шул ук рәвешле мәсхәрәләү корбаннары булган тагын ике кеше пәйда булды. Димәк, андый хәлләр әлеге бүлекчәдә еш кабатланган. Бу яшь полицейскийларга мондый кансызлык каян килгәнен дә аңлатып бирә, күрәсең: өлкәнрәк хезмәттәшләре, шул рәвешле эш йөртергә кирәк, дип, алар белән үз тәҗрибәләрен уртаклашканнардыр.
Полиция хезмәткәрләре әлеге хәлдән сабак алып, мондый вакыйгалар башка кабатланмасын иде дип теләргә генә кала.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading