16+

Даны еракларга таралды

Башкалабызның М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында егерме бишенче мәртәбә Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара балет фестивале уза.

Даны еракларга таралды

Башкалабызның М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында егерме бишенче мәртәбә Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара балет фестивале уза.

Ул А.Хачатурянның «Спартак» спектакле белән башланды. Анда дөньяның төрле почмакларыннан балет биючеләре килде. М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрыннан исә Нурлан Канетов, Кристина Андреева, Артем Белов һәм Александра Елагина катнаша. Фестивальдә тамашачы тугыз спектакль һәм ике концерт карый алачак. Биредә тәкъдим ителә торган «Жизель», «Лебединое озеро» һәм «Дон Кихот» кебек балетлар Россиядә генә түгел, дөньяда да иң популяр санала. Репертуардагы «Шүрәле» балеты да теләсә кайсы сәхнәдә күрсәтерлек. Быел Р.Нуриевның Казанга кайтып киткәненә 20 ел тула. Күренекле балет тәнкыйтьчесе Наталья Садовская ул вакыйганы да искә алды. Төрле театрлардан җыелган балет осталары әлеге фестивальдә катнашуны зур дәрәҗәгә саный, чөнки аның даны еракларга таралды. Быел Кубадан Милли балет солистлары катнашуы да яңалык булды.
Фестиваль 27 майга хәтле дәвам итәчәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading