16+

Декабрьгә кергәнче барып калыгыз

Казанда һәр атнаның шимбәсендә авыл хуҗалыгы ярминкәләре үткәрелә.

Декабрьгә кергәнче барып калыгыз

Казанда һәр атнаның шимбәсендә авыл хуҗалыгы ярминкәләре үткәрелә.

Хәтерегезгә төшерәбез: сәүдә «Казан» агросәнәгать паркында (Җиңү проспектында «Җәүдәт Фәйзи урамы» тукталышы), Дәр­виш­ләр бистәсендә Сәетгалиев исемендәге мәдәният сарае янәшәсендә, Яңа Савин районында (Адоратский ур., 21 - базар), Авиатөзелеш районында (Дементьев ур., 39) һәм Мәскәү районында «Удача» сәүдә үзәгенең аргы ягындагы мәйданда оештырыла. Республика районнары хуҗалыклары, агро­холдинг­лар, предприятиеләр үзләре үстергән һәм җитештергән продукция тәкъдим итәләр. Ит, сөт, ашлык, яшелчә, шикәр, ярмалар гына түгел, шәхси өй­ләрендә мал асрап һәм бакчачылык белән шөгыльләнеп яшәүчеләргә тере казлар, печән һәм тирескә кадәр бар. Итнең килограммы 180-220 сум, бәрәңге - 12-14 сум, кәбестә - 6-7 сум, йомырканың бер дистәсе - 44-52 сум. Кибетләрдә һәм гадәти көннәрдә базарларда 60 сум торганлыктан, ярминкәдә йомыркага шактый озын чиратлар хасил була. Шөкер, бәрәңгегә ике-өч ел элеккеге кебек чиратлар юк. Яңа Чишмә, Чүпрәле, Кукмара, Тәтеш районнары хуҗалыклары һәм фермерлары узган шимбәдә Яңа Савин базарына күп итеп яхшы сыйфатлы ит китергәннәр иде.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматларына караганда, Казанда ахыргы ярминкә 30 ноябрьдә оештырылачак. Соңыннан, арзан бәядән азык-төлек һәм яшелчә алып калырга өлгермәдем, дип үкенерлек булмасын. Авыл хезмәтчәннәренең һәм агропредприятиеләрнең җырлы-биюле ярминкәләренә барып калыгыз.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading