16+

Депутатлар интернет белән аракының дуслыгына каршы

Кичә Татарстан Дәүләт Советы депутатлары барысы бергә сессиядә Маймыл елында беренче тапкыр җыелышты. Трибуна янына депутатлар гына түгел, министрлык-ведомство җитәкчеләре дә күп чыкты. Яңа елдан соң сөйләр сүз шактый җыелган, күрәсең.

Депутатлар интернет белән аракының дуслыгына каршы

Кичә Татарстан Дәүләт Советы депутатлары барысы бергә сессиядә Маймыл елында беренче тапкыр җыелышты. Трибуна янына депутатлар гына түгел, министрлык-ведомство җитәкчеләре дә күп чыкты. Яңа елдан соң сөйләр сүз шактый җыелган, күрәсең.

Сиңа да, миңа да бүләк

Закон буенча, дәүләт бүләкләре кешеләргә генә тапшырыла, ә оешмалар һәм юридик затлар, иң югары мактау билгесе буларак, Татарстан Президентының Рәхмәт хаты белән генә канәгатьләнергә мәҗбүр. Дәүләт Советының дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты депутатлары, оешмаларга һәм юридик затларга да «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» орденын тапшыру тәкъдиме белән чыкты.

Закон проекты беренче укы­лышта кабул ителсә дә, депутат Рөстәм Мөхәммәдиев фикеренчә, аны тирәнәйтергә кирәк. Чөнки «Әлмәтнефть», «Елховнефть», «Азнакайнефть» кебек нефть чыгару оешмалары мөстәкыйль юридик затлар түгел, шуңа да яңа закон проекты тулысынча кабул ителсә дә, әлеге оешмалар республиканың иң югары мактау билгесеннән барыбер коры калачак.
Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бу идеянең ничек барлыкка килгәнен сөйләде. Лениногорск шәһәренең 70 еллык тантанасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ни өчен алдынгы хезмәт коллективларына дәүләт бүләкләренең тапшырылмавына сәерсенгән. Баксаң, закон рөхсәт итми икән. Фәрит Мөхәммәтшин сүзләренчә, оешмаларга республиканың югары мактау бүләген тапшыру мөмкинлеген булдырырга кирәк.

Ә төшеп китсә?

Озакламый республиканың һәр мәктәбендә Татарстан флагы җилфердәп торачак. Закон проектын тәкъдим иткән ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Илдар Мөхәммәтов аңлатканча, Федераль закон нигезендә, ­Россия флагы барлык белем бирү оешмаларының бинасында эленеп торырга тиеш. ТР Министрлар Кабинеты исә Россия флагына иптәшкә Татарстанныкын да утыртырга тәкъдим итә. Депутат Николай Рыбушкин проектта бәйләнерлек урын тапты.

- Әгәр ул билгесез сәбәпләр аркасында төшеп китсә, прокуратура законны бозган өчен кемне җавапка тартачак? Әлбәттә, мәктәп директорын, - дип канәгатьсезлек белдерде ул. Фәрит Мөхәммәтшин да законны бер сорау да калмаслык итеп эшләп бетерергә кушты.

Хезмәт хакын кайчан түлисең инде?

Татарстанда кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская 2015 елда республикада кеше хокукларының үтәлеше буенча хисап тотты. Былтыр Сәрия Харисовна өч меңгә якын мөрәҗәгать кабул иткән, аларның 21 проценты гражданнарның торак хокукларын тормышка ашыруга бәйле.

2015 елның августында биш төзәтү колониясенең хөкем ителүчеләре өчен Хокукый ярдәм көннәре үткәрелгән.
Илдә халыкның матди хәле болай да шәптән түгел, өстәвенә хезмәт хакын тоткарлау һәм вакытында түләмәү очраклары да күзәтелә. Сәрия Сабурскаяның чыгышында әйтелгәнчә, 2016 ел башына республика предприятиеләренең хезмәт хакы буенча 28 миллионнан артык бурычы җыелган.

«Шайтан суы» Интернет киңлекләрендә чайкалырмы?

Татарстан буенча Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Игорь Марченко Россия Дәүләт Думасында карала торган ике закон проекты турында сөйләде. Аның берсе интернет аша алкоголь сатуны рөхсәт итә, икенчесе, киресенчә, тыя.
Үзебезнең депутатлар һәм Дәү­ләт алкоголь инспекциясе белгечләре әйтүенчә, аракының интернет-кибетләр һәм социаль челтәрләр аша сатылуын контрольдә тотып булмый. Әйтик, кешеләрнең кулына суррогат, ягъни сәламәтлеккә зыян салырдай ялган хәмер килеп керергә мөмкин. Интернет һәм Дәүләт Думасы бүләк иткән мөмкинлектән балигъ булмаганнар да рәхәт күрә алачак.
- Алкогольнең интернет аша сатылу очраклары теркәлә. Әйтик, 23 ноябрьдә Красноярск шәһәрендә 25 кеше «челтәр» аша сатып алынган сыйфатсыз алкоголь эчеп агуланган, 11 кеше җан биргән. Мондый очрак Оренбургта да килеп чыккан, анда биш кеше үлгән, - дип котны алды Игорь Марченко.

Татарстанда былтыр ялган аракы эчеп, 1198 кеше агуланган, 356сы якты дөнья белән хушлашкан. Бездә дә «шайтан суы»н интернет аша сатып, акча эшләүчеләр җитәрлек.
Игорь Марченко авызыннан яңгыраган саннар депутатларга нык тәэсир итте булса кирәк. Шуңа да алар Дәүләт Думасына беренче закон проектын кире кагып, икенчесен кабул итү тәкъдиме белән чыгарга җыена.

Полицейскийларның хезмәт хаклары артмый

Депутатларның сорауларына Эчке эшләр министрлыгының Татарстан буенча башлыгы Артем Хохорин да җавап бирде. Финанслауның кыскартылуы аркасында, полиция хезмәткәрләре үз эшләрен начаррак башкармасмы, дип, пошаманга калды депутат Николай Рыбушкин. Хохорин әйтүенчә, хезмәт хаклары һәм штат мәсьәләсе белән Мәскәү шөгыльләнә.
- Хезмәт хакларының артуы көтелми. Алай гына да түгел, 2015 елда шәхси составны бүләкләүне тыйдылар. Ел ахырында гына иң-иңнәрен билгеләп үтә алдык. Быел да шундый хәл, - диде Артем Хохорин.

Мәгариф, фән, мәдәният һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев Сөләйман хәзрәт Зариповны ни рәвешле эзләүләре белән кызыксынды. Исегезгә төшерәбез, «Нурулла» мәчете имамы 7 февраль көнне Мордовиядән Казанга кайтып барганда эзсез югалган. Аның машинасын Буа районының бер кибете янында тапканнар.
- Эшне тикшерү комитеты, прокуратура һәм ФСБ белән берлектә алып барабыз. Бүтән берни дә әйтеп булмый, - диде Татарстанның эчке эшләр министры.

Рәсем асты: Игорь Марченко: «Татарстанда былтыр ялган аракы эчеп, 1198 кеше агуланган, 356сы якты дөнья белән хушлашкан».


Фото: gossov.tatarstan.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading