Шәһри Казан

Депутатлар законнарга үзгәреш кертә: эшмәкәрләр салымнан азат ителә, хосусыйлаштыру вакыты озайтыла

Быел Россия Дәүләт Думасында язгы сессия вакытында өстенлекле саналган 130 закон проекты чыгарыла. Инде 43 закон проекты каралып, беренче укылышта ук кабул ителгән.

Яңалыклар белән журналистларны Россия Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов таныштырды.

Быелдан йортларны өлешләп төзү белән шөгыльләнүче төзелеш тармагы вәкилләренә таләпләр катгыйлана. Закон проекты инде февраль ахырында беренче укылышта ук кабул ителгән. Илдар Гыйльметдинов сүзләренчә, төзелеш оешмасының билгеле бер суммада минималь шәхси капиталы булырга тиеш. Бу финанс гарантиясе белән тәэмин итә.

1 июльдән Россия Төзелеш һәм ТКХ министрлыгы өлешләп төзелеш алып баручы барлык оешмаларның бердәм реестрын төзиячәк. Гражданнардан җыелган акчаны социаль объектлар төзелешендә тотарга мөмкин, ләкин йорт территориясендә булмаган объектларны төзергә ярамый. 30 көн дәвамында әлеге проектка төзәтмәләр кертеләчәк, ә апрель аенда ул тулысынча кабул ителергә тиеш.

Илдар Гыйльметдинов хосусыйлаштыру вакытын озайту мәсьәләсенә дә тукталып китте. Бу көннәрдә Россия Президенты Владимир Путин дәүләт һәм муниципаль торак фонды биналарын бушлай хосусыйлаштыру вакытын 2017 елның 1 мартына кадәр озынайтырга дигән карар кабул итткән иде. Илдар Гыйльметдинов бу карар җиңел бирелмәде, диде.

- Кайчанда булса бушлай хосусыйлаштыру бетерелергә тиеш. Татарстанда инде халыкның 80 проценты йортларын хосусыйлаштырып бетерде. Ләкин илдә яшәү шартлары начар, үзләренә фатир ала алмаган гаиләләр күп булуын да онытырга ярамый. Алар ипотекага баса, башка дәүләт программаларында катнаша алмый. Бушлай хосусыйлаштыру программасын бетермичә, без маневрлы һәм социаль найм буенча торак төзелеше мөмкинлеген куллана алмыйбыз. Без ул йортларга халыкны урнаштырсак, алар аны шунда ук хосусыйлаштыра башлыячак, - диде Дәүләт советы депутаты.

Җинаять кодексына да төзәтмәләр керергә мөмкин. Хәзер Владимир Путин кушуы буенча җитди булмаган җинаятьләр өчен катгый чаралар күрелмәячәк. Җинаять җазасы штрафка алмашынырга мөмкин. Беренче чиратта бу үзгәрешләр алименттан качып йөрүчеләр, штрафларын түләмәүчеләр, акча урлаучыларга кагыла.

Шул ук вакытта административ чаралар катгыйлана. Мәсәлән, контрафак алкоголь җитештереп, кеше сәламәтлегенә зыян салучылар элек бары тик биш мең сум штраф түләгән, хәзер депутатлар штраф күләмен күтәрмәкче була.

Субъектлар кече һәм урта бизнесны салымнардан азат итә ала дигән закон проекты кабул ителгән. Туризм тармагында да үзгәрешләр бар: әйтик, турфирмалар банкротлыкка чыккан очракта, чит илдә кайта алмый калган ял итүчеләрне кайтару өчен, резерв фонды булдырырга уйлыйлар. Бу очракта турфирмалар ай саен билгеле бер күләмдә акча күчереп барырга тиеш.



Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: