16+

Дилбегәне тоту - үзенә күрә бер сәнгать

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның рәсми рәвештә Президент вазифасына керешүенә төгәл 5 ел тулды. Бу нисбәттән кичә Россия Президенты Владимир Путин республика башлыгы белән очрашты. Вәкаләтләре вакыты чыгуга бәйле рәвештә, киләсе сайлауларга кадәр, Путин Миңнехановны вакытлыча Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын башкаручы итеп билгеләде. Очрашу ахырында ил башлыгы бүгенге көндә республиканың...

Билгеле булганча, шушы биш ел эчендә Татарстан зур үзгәрешләр кичерде. Республикабыз һәр өлкәдә алдынгы урыннарны били дип әйтергә мөмкин. Татарстан тышкы икътисади эшчәнлектә дә актив катнаша. Тышкы сәүдә әйләнеше күләмнәре буенча ул Россиядә бишенче урында тора, ә Идел буе федераль округында исә беренчелекне били. Илдә икътисади вәзгыять үзгәреп торуга карамастан, безнекеләр бирешми, сәүдә әйләнешен яхшыртуның яңа юлларын эзли. Хәзерге вакытта Татарстан 142 ил белән хезмәттәшлек итә. Әлеге илләрнең 119ына Татарстан товарлары җибәрелә, 103 илдән республикага продукция кертелә.

Боларның барысында да Президент Рөстәм Миңнехановның өлеше зур. Аның төп максаты - республикада яшәүчеләрнең тормыш дәрәҗәсен яхшырту. Кайсы гына өлкәдә булмасын, авыл хуҗалыгы, торак-йортлар, юл мәсьәләсе, мәдәният-сәнгать, спорт буенча да бүген актив эш алып барыла. Яңадан-яңа проектлар туа, тормыш шартларын яхшырту өчен төрле программалар гамәлгә ашырыла.

"Дилбегәне тота белү дә үзенә күрә бер сәнгать», - дигән атаклы драматург Кәрим Тинчурин. Шушы биш ел эчендә Татарстан Президентының башкарган эшләре санап бетергесез. Аның эшчәнлеге ил җитәкчелеге, сәясәтчеләр тарафыннан югары бәяләнә. Һәм шул ук вакытта республика халкы да җылы кабул итә. Ә бүгенге көндә мондый уңышларга ирешүче җитәкчеләр, бармак белән генә санарлык. Бу үзе күп нәрсә турында сөйли.

Фото: пресс-службы Президента России

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading