16+

Дин әһелләренә һөҗүм иттеләр

Иртәгә Рамазан ае башлана дип торганда ике зур җинаять бөтен Татарстанны аякка бастырды. Беренчесе Вәлиулла хәзрәт Ягъкубның атып үтерелүе, икенчесе ТР мөфтие Илдус хәзрәт Фәйзнең машинасы шартлау. Ике җинаятьнең арасы нибары унбиш минут.

Дин әһелләренә һөҗүм иттеләр

Иртәгә Рамазан ае башлана дип торганда ике зур җинаять бөтен Татарстанны аякка бастырды. Беренчесе Вәлиулла хәзрәт Ягъкубның атып үтерелүе, икенчесе ТР мөфтие Илдус хәзрәт Фәйзнең машинасы шартлау. Ике җинаятьнең арасы нибары унбиш минут.

19 июль көнне билгесез адәмнәр иртәнге сәгать унда Заря урамы, 28 нче йортта үз өеннән чыгып барганда ТР Диния нәзарәтенең уку-укыту бүлеге җитәкчесе Вәлиулла хәзрәт Якъкубка атканнар. Шуңа да карамастан ул машинасына кадәр барып җиткән, әмма йөртүчесе аны хастаханәгә илтеп җиткерә алмаган. 48 яшьлек дин әһеле алган яраларыннан җан биргән.
Унберенче унбиш минутта ТР мөфтие Илдус хәзрәт Фәйзнең машинасына урнаштырылган шартлаткыч җайланма хәрәкәткә килә. Бомба пассажир ягына куелган, ә мөфти хәзрәт үзе руль артында булган. Уртача авырлыктагы тән җәрәхәтләре алган Илдус хәзрәткә Республика клиника хастаханәсендә ике аягына операция ясалган.
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов шәхсән хастаханәгә мөфтинең хәлен белергә килде. Илдус Фәйз үз аңында һәм, табиблар сүзләренә караганда, аның гомеренә бернинди дә куркыныч янамый. ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, мөфтинең ике аягы да сынган.
Илдус хәзрәт әйтүенчә, шартлау ул рульдә вакытта булган. «Мин Вәлиулла Якъкубка һөҗүм итүләрен белгән идем һәм, светофорга туктагач, шалтыратырга уйладым. Машинаның алдагы өлешендә көчсезрәк шартлауны вакытында тоеп өлгердем һәм шунда ук машинадан атылып чыктым. Ярый әле саклану каешын эләктермәгәнмен».
Россия тикшерү комитетының Татарстан буенча идарәсе хәбәр иткәнчә, мөфтинең Toyota Land Crutser машинасына өч шартлаткыч куелган булган.
Ни генә булмасын, бу ике җинаять, һичшиксез, Татарстанның һәм исламның дошманнары тарафыннан эшләнгән. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, Татарстан җитәкчелеге традицион исламны алга сөрүгә ярдәмне туктатмаячак. «Безнең Диния нәзарәте җитәкчеләре традицион исламны яклау сәясәтен алып барды. Диннең башка төрле агымнары да бар икәне аңлашыла. Бүген булган хәл - ачыктан-ачык чакыру. Хокук саклау органнары хәлнең ничек булганын төгәл билгеләр, мин һөҗүмнең сәбәбе аларның эшчәнлеге белән бәйле дип саныйм», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading