16+

«Динамо-Казан» – өч ел рәттән чемпион!

Казанның «Динамо-Казан» волейбол командасы - Россия чемпионатында инде өченче ел рәттән җиңүче. Казан кызлары Мәскәү «Динамо»сына каршы финал сериясендә дүрт уенның өчесен җиңеп, быел да ил чемпионатын отты.

«Динамо-Казан» – өч ел рәттән чемпион!

Казанның «Динамо-Казан» волейбол командасы - Россия чемпионатында инде өченче ел рәттән җиңүче. Казан кызлары Мәскәү «Динамо»сына каршы финал сериясендә дүрт уенның өчесен җиңеп, быел да ил чемпионатын отты.

Дөрес, көндәшләр белән кискен көрәштек дип әйтүе авыр. Ни дисәң дә, казанлылар Мәскәү командасыннан бер башка өстен булды. Финалның соңгы өч уенында бер генә сетта да чигенмәгән команда чынлап та чемпион исеменә лаек.
13 май көнне иртәнге сәгать биштә җиңүчеләр Казанга кайтып төште. Беренчелеккә лаек булган кызларыбызны каршы алырга ТР вице-премьеры Әсгать Сәфәров һәм бертөркем җанатарлар килде. Төнге бердә кайтып җитәргә тиешле «Динамо-Казан» очкычы дүрт сәгатькә соңарды. «Матур уен күрсәтеп, кызларыбыз Россиянең иң яхшы командасы булуларын раслады. Бу җиңү Универсиада хөрмәтенә дә, «Динамо» җәмгыятенең 90 еллыгы хөрмәтенә дә искиткеч бүләк булды», - дип, Әсгать Сәфәров спортчыларга рәхмәт белдерде.
Шулай да, Европа чемпионнары лигасында Казан командасының җиңгәне юк. «Динамо-Казан» командасы капитаны Екатерина Гамова шатлыклы көннәрдә дә бу турыда уйлый икән. Сезонга нәтиҗәне болайрак ясый ул: «Без үзара (Мәскәү «Динамо»сы белән. - Р.С.) күп уйнап, бер-беребезне туйдырып бетердек инде. Бу финал характерлар көрәше иде. Быел әйбәт сезон үткәрдек, ләкин бик үк уңышлы түгел. Чемпионнар лигасында зурракка өметләнгән идек. Шулай да ике максатка ирештек: Россия кубогын һәм чемпионатын оттык», - диде ул.
Югарыга менеп була, ә менә шул үрдә кала алу тагын да зуррак батырлык. «Динамо-Казан» командасын котлыйбыз һәм киләсе елда тагын да зуррак җиңүләрне көтеп калабыз!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading