16+

«ДИНАМО-КАЗАН» – ЧЕМПИОН!

Казанның «Динамо» волейбол клубы икенче ел рәттән Россия чемпионы булу бәхетенә иреште. Финалда безнең кызлар Мәскәү «Динамо»сыннан көчлерәк булып чыкты.

«ДИНАМО-КАЗАН» – ЧЕМПИОН!

Казанның «Динамо» волейбол клубы икенче ел рәттән Россия чемпионы булу бәхетенә иреште. Финалда безнең кызлар Мәскәү «Динамо»сыннан көчлерәк булып чыкты.

Өч җиңүгә кадәр уйналган серия дүрт матч дәвам итте. Казанда үткән беренче матч хуҗалар җиңүе белән тәмамланса да, икенче көнне кунаклар көчлерәк булып чыккан иде. Казан кызлары нигәдер Мәскәүдә яхшырак уйнадылар. Өченче уенны да үз файдаларына тәмамлагач, 13 апрельдә үткән дүртенче уен хәлиткеч булып чыкты. Югыйсә бу уенда мәскәүлеләр исәпне тигезләүгә якынрак иделәр кебек. Беренче сетны Мәскәү «Динамо»сы откан иде. Икенче сетта да исәп 22:24кә җитеп, 2:0 белән җиңеп китәргә бер адымда калган Мәскәү кызлары кинәт кенә җиңелде дә куйды - 24:26.
Өченче сет кискен көрәштә хуҗалар файдасына 27:25 булды. Ә дүртенче сетны казанлылар 22:25 белән отты. Тай-брейкта Казан «Динамо»сы Мәскәү «Динамо»сын җиңүгә иреште. Исәп - 12:15.
Шулай итеп, Казан кызлары Россия чемпионатында быел да «баш батыр». Быел Чемпионнар лигасында ярымфиналга кадәр көрәшкән Казан «Динамо»сы уенчылары киләсе елга Европаның иң дәрәҗәле кубогын алырга тырышып карар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading