16+

Дәүләт хезмәтләре порталы: чиратсыз һәм комиссиясез

Матбугат.ру сайтының җитәкчесе Данил Сәфәров Татарстанның дәүләт хезмәтләре порталы эшли башлаганнан бирле балалар бакчасына, сирәк булса да, ЮХИДИ штрафларын интернет аша түли. Сырхауханәгә, башка оешмаларга чиратка басаргамы, ниндидер документлар өчен белешмәләр җыярга кирәкме - барысын да портал аша башкара ул.

Дәүләт хезмәтләре порталы: чиратсыз һәм комиссиясез

Матбугат.ру сайтының җитәкчесе Данил Сәфәров Татарстанның дәүләт хезмәтләре порталы эшли башлаганнан бирле балалар бакчасына, сирәк булса да, ЮХИДИ штрафларын интернет аша түли. Сырхауханәгә, башка оешмаларга чиратка басаргамы, ниндидер документлар өчен белешмәләр җыярга кирәкме - барысын да портал аша башкара ул.

- Портал әле яңа гына эшли башлаган, тест чоры үткән вакытта, кызык өчен генә Салым инспекциясенә эләгү өчен, чиратка язылып карадым. Оешмага килсәм, су буе чират. Шул чак «Сәфәров, узыгыз!» дип, мине чакырмасыннармы? Барысы да бу кешенең «блаты» бар, күрәсең, дип, миңа гаҗәпләнеп карап калганнар иде. Соңгы арада матбугатка да портал аша языла башладым. Бу өлкәдә аңлашылмаучанлыклар килеп чыкса да, ялгышны тиз арада үзгәрттеләр, - ди Данил.

Хәзерге вакытта портал аша 215 электрон хезмәтне түләргә була. ЮХИДИ штрафлары, дәүләт пошлиналары, салым, коммуналь хезмәтләр өчен (йортның идарә итү компаниясе портал белән килешү төзегән очракта) түләү, төрле пособиеләр алу өчен гаризалар тапшыру, берәр оешмага чиратка басу дисеңме? Җайлы бит - барысы да бер урында, тиз арада әзер була.

Портал хезмәтеннән файдаланганда «Ак Барс» банкы картасы аша түләүчеләрдән бернинди комиссия дә алынмый, 1 февральдән башка банк картасын кулланучылар өчен дә коммуналь хезмәтләргә түләгәндә өстәмә процентлар алу бетерелгән. 1 апрельдән исә «Татэнергосбыт» оешмасына ут өчен түләүләр шулай ук комиссиясез башкарыла.

Сүз уңаеннан, Татарстанда башланган «IT-Чемпион-2015» бәйгесе кысаларында, мәктәп укучылары Дәүләт хезмәтләре порталыннан файдаланып, планшет та ота ала. Телефонга, өстәмә түгәрәкләргә, хәтта әти‑әнисе белән коммуналь хезмәтләргә, ипотекага портал аша түләгән иң актив укучы баллар җыя. Бер хезмәттән файдалану - уртача биш балл. Иң күп балл җыючыга нәтиҗәләр буенча планшет, истәлекле бүләкләр тапшырылачак.

Татарстанның Дәүләт хезмәтләре порталыннан файдалану өчен uslugi.tatarstan.ru сайтына кереп теркәлергә кирәк. Үзеңә порталда «Шәхси кабинет» булдырасың. Моның өчен исемеңне, телефон номерыңны, электрон почтаңны һәм иминият пенсиясе карточкасының (снилс) номерын язасың. Теркәлү вакытында пароль җыярга кирәк булачак. Ул, гадәттә, электрон почта аша килә. Аннары барлык хезмәтләрдән дә портал аша файдаланырга мөмкин булачак. Сайт һәрчак камилләшә, халык өчен уңайлы булсын өчен тырыша. Мәсәлән, «Шәхси кабинет»та «Автоматик рәвештә түләү» дигән сервисны урнаштырырга була. Аның ярдәмендә ай саен коммуналь хезмәтләргә түләүләр, башка штрафлар автоматик рәвештә банк картасыннан чигерелеп барачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading