16+

Дөньяның иң зур Коръәне Казанга кайтты

Кичә Казанга республиканың «Яңарыш» фонды заказы буенча эшләнгән дөньядагы иң зур басма - Коръән китабы кайтарылды һәм «Кол Шәриф» мәчетендә урнаштырылды.

Дөньяның иң зур Коръәне Казанга кайтты

Кичә Казанга республиканың «Яңарыш» фонды заказы буенча эшләнгән дөньядагы иң зур басма - Коръән китабы кайтарылды һәм «Кол Шәриф» мәчетендә урнаштырылды.

Коръән басмасы «Реверра ЛТД» Италия предприятиесе тарафыннан эшләнгән. Дөньяда тиңе булмаган әлеге Изге китапны бастыру башлангычы белән «Акибанк» ААҖ идарәсе рәисе Илдар Галәветдинов чыккан булган. Коръән битләре Шотландия кәгазеннән әзерләнсә, тышлыгын бизәргә малахит, ярымкыйммәтле ташлар, фионит, яшма, сусаль алтын һәм көмеш кулланылган. Аны Казанга махсус әрҗәдә китергәннәр.
Коръәнне тәкъдим итү чарасында Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев һәм Премьер-министр Илдар Халиков, Россия Мөселманнарының үзәк диния нәзарәте рәисе Тәлгать Таҗетдин, Россия Мөфтиләр советы рәисе Равил Гайнетдин, Татарстан мөфтие Илдус хәзрәт Фәйзов катнашты. М.Шәймиев үз чыгышында әлеге тарихи вакыйганың һәрберебезнең рухи һәм мәдәни тормышында зур роль уйнавын билгеләп үтте. Әлеге Коръән үзенең уникальлеге һәм сәнгати яктан югары дәрәҗәдәге эшләнеше белән РФ Мәдәният министрлыгы тарафыннан мәдәни кыйммәт дип танылды, диде ул.
И.Халиков та уникаль Коръән басмасының Болгар җире өчен якты бизәк булачагын билгеләп үтте.
Әйтүләренчә, бу Изге китап мәчеттә май аена кадәр торачак. Аннары аны Болгарга алып китәчәкләр. Биредә ул Идел буе болгарлары тарафыннан 922 елда исламны дәүләт дине буларак кабул итүгә багышланган Истәлек билгесе бинасына урнаштырылачак.
Гиннессның рекордлар китабына кергән әлеге иң зур Коръәнне күрергә казанлылар да килгән иде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading