16+

Донорлык турында яңа закон кертергә җыеналар

Киләсе елдан Россиядә яшәүчеләрнең күбесе үлгәч донор булырга мөмкин.

Донорлык турында яңа закон кертергә җыеналар

Киләсе елдан Россиядә яшәүчеләрнең күбесе үлгәч донор булырга мөмкин.

2013 елда Дәүләт Думасында органнарны күчереп утырту буенча РФ Сәламәтлек министрлыгы эшләп чыгарган яңа закон проекты каралырга тора, ди РФ сәламәтлек саклау министрының урынбасары Сергей Вельмяйкин. Аның сүзләренчә, россиялеләрнең үлгәч органнарын донорлыкка бирергә риза булмауларын теркәү өчен, махсус база булдырылачак. Базада кеше турында мәгълүмат булмый, ягъни кеше исән чакта ук риза булмавын белгертми икән, органнарны автомат рәвештә - бер кешедән сорап тормыйча гына алачаклар, дип хәбәр итә «Новые известия». Законда билгеләнгәнчә, кеше үзенең донор булырга каршы икәнлеген баш табибка ике шаһит янында телдән әйтергә яки нотариаль рәвештә расланган документ булдырырга тиеш. Әлегә органнарны донорлыкка алу өчен туганнарның яки законлы вәкилләрнең ризалыгы кирәк.
Илдә донорлык проблемасы актуаль мәсьәләләрнең берсе булып тора. Күчереп утырту өчен орган табуы бик авыр, алар бездә җитми, шуңа күрә озак вакыт көтәргә туры килә. Нәтиҗәдә, үз чиратларын көтеп җиткерә алмыйча үлүчеләр дә күп. Россиядә елга якынча 250 кешегә бавыр күчереп утыртсалар, АКШта бу сан 5000-5500гә тигез. Яңа закон белән исә Россиядә донорлар җитмәү мәсьәләсен хәл итмәкче булалар. Әмма белгечләр үзләре дә, гади халык та яңалыкка бер төрле генә карамый. Исбатлаучы медицина белгечләре җәмгыяте президенты Василий Власов: «Үлгән кешенең туганнары ниндидер адекват карарга килер халәттә булмый бу вакытта, шуңа күрә, моны кеше шәхсән үзе хәл итәргә тиеш», - дип ассызыклап, яңалыкны хуплавын белдерсә, Н.Пирогов исемендәге Россия милли тикшеренү медицина университеты укытучысы Лев Ляуш моны, кешелексез эш, ди, чөнки бу вакытта табиблар хәтта үлгән кешенең туганнарына да органын донорлыкка алу турында хәбәр итәргә тиеш түгел. Мәгълүматларның базага ни рәвешле тупланачагы да аңлашылып бетми. Гади халык исә, бу закон гамәлгә керә калса, «кайбер» табиблар, органнарын тизрәк донорлык максатларында куллану өчен, кешенең гомере өчен ахыргача көрәшмәячәк дип тә курка. Бу яңалык белән акча эшләргә теләүчеләр дә табылачак, ди алар. Юрий Левада аналитик үзәге үткәргән сораштыру буенча да, үлгәч донор булуга россиялеләрнең 43 проценты гына әзер, 35 проценты исә бөтенләй моңа каршы.
Закон гамәлгә керерме-юкмы анысын киләсе ел күрсәтер.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading