Шәһри Казан

Дәрәҗәм – үземнеке, хезмәтем – кешенеке

Кемгә ничектер, ә менә студентларның борынына, яз җилләренә ияреп, курс һәм диплом эшләре исе килеп керә. Шуннан башлана инде: кемдер китапханәдән китап ташып яисә интернетта казынып, төннәр буе фәнни эш яза, икенче берәүләр тиешле урынга барып акчасын бирә дә әзер хезмәтне култык астына кыстырып чыга.

Реклама

Хәзер мондый әзергә-бәзер яшәүчеләргә дә шактый кыенга туры килә. Ник дигәндә, соңгы вакытта фәнни хезмәтләрне җентекләп тикшерергә тотындылар. Берничә дистә ел элек диплом алып, бүген җылы кәнәфидә утыручы «зур» кешеләрнең дә ялганнарын казып чыгара башладылар. Ялган катыргы ияләре арасында төрле дәрәҗәдәге чиновниклар да, хокук саклау органнары хезмәткәрләре дә, мәктәп директорлары да бар. Теге билгеле мәзәктәгечә килеп чыга инде бу. Бер профессор авырып китә. Хатыны моны фәлән табибка барырга үгетли. «Юк, юк, аңа бармыйм. Диплом эшен үзем язып биргән идем мин аңа», - ди, коты очып, профессор.
Мондый хәл безнең илдә генә күзәтелми. Германиянең мәгариф һәм тикшеренү эшләре министры Аннетте Шаван күптән түгел үз вазифасын калдырырга мәҗбүр булды, фәлсәфә фәннәре докторы дәрәҗәсеннән дә колак какты. Министрның 33 ел элек яклаган кандидатлык диссертациясен плагиат дип таптылар. Аңа кадәр Германиянең оборона министры Карл-Теодор фон Гуттенбергның докторлык диссертациясендә йөз биткә якын «урланган» текст булуын ачыклаганнар иде.
Россиянең, шул исәптән Татарстанның да күпчелек вузларында «Антиплагиат» программасы эшләп килә. Ул фәнни хезмәтне тикшереп, кеше үзе язганмы, әллә кайдан да булса «чәлдергәнме» икәнлеген ачыклый ала. Тик кеше барыбер компьютердан акыллырак. Интернеттан алынган әзер хезмәтнең кайбер сүзләрен үзгәртеп, синонимнар белән алыштырып чыгасың да, менә сиңа өр-яңа фәнни эш! Монда «Антиплагиат» көчсез инде. Ә фәнни хезмәтләрнең плагиатмы-түгелме икәнлеген ачыклый торган башка система юк. Курс яки диплом эшенең «урланган» булуын белә торып та, студентны кызганып, «өч»ле булса да куеп чыгаручы мөгаллимнәр дә бар. Сайлыйсың инде: йә студенттан рәхмәт сүзе ишетәсең, йә илдәге белемсез белгечләр санын арттыруга бераз булса да тоткарлык ясыйсың.
Фәнни хезмәтләрне татар телендә язучылар да бар бит әле. «Антиплагиат»та әлегә андыйларны тикшермиләр. Дөрес, интернетта татарча курс яки диплом эше түгел, рефератлар да юк дәрәҗәсендә. Тик хәйләкәр студент, сылтамасын күрсәтмичә генә, китап күчерүдән дә тайчанмаска мөмкин. Белеп кара шуннан соң үзе язганмы-юкмы икәнлеген... «Кызганыч, татар журналистикасы бүлегендә плагиатка тикшерү мөмкинлеге юк шул. Руслар «Антиплагиат»тан актив файдалана. Курс һәм диплом эшләренең «урланган» очраклары да ачыкланганы бар. Быелдан башлап, фәнни эшнең электрон версиясе дә тапшырылырга тиеш, диләр. Университет буенча махсус база булдырылып, барлык хезмәтләр шунда тупланып барачак», - ди КФУның Гаммәви коммуникацияләр һәм социаль фәннәр институтының фәнни-тикшеренү эшләре өчен җаваплы хезмәткәре Ләйлә Сабирова.
Кеше фикерен, сүзләрен үзенеке дип тәкъдим итеп, зур-зур дәрәҗәләргә ирешкән «акыллыбашлар»га ау башлау дөрес, әлбәттә. Тик аны 30-40 елдан соң казып чыгарганчы, көне-сәгате белән плагиатмы-түгелме икәнлеген ачыклый торган система уйлап табасы иде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: