Шәһри Казан

Дәүсоветта башланган дәү көрәш тәмам: тел мәсьәләсенә нокта куелды

Дәүсоветта башланган дәү көрәшнең кем файдасына тәмамланганын әйтү әлегә кыен. Һәрхәлдә, чәршәмбе көнне соңгы берничә айда халыкның тынычлыгын алган тел мәсьәләсенә нокта куелды.

(Дөресрәге, күп нокта, чөнки Фәрит Мөхәммәтшин бу сорауга торып-торып әйләнеп кайтачакбыз диде.) Татар теле мәктәпләрдә укытылачак. Ике сәгать. Ихтыярый рәвештә. Прокурор шулай диде. Депутатлар дәшмәде. Чөнки парламент җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин, вазгыятьне катлауландырмас өчен, мәсьәләне фикер алышуларсыз гына карарга чакырды.

Хәтерләсәгез, узган атнада Россия Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич Казанга килеп, "милли республикаларда тел мәсьәләсе хәл ителде" дип әйткән иде. Аның сөйләвенчә, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның мөрәҗәгәтеннән соң, бу мәсьәләне игътибар белән өйрәнеп, Россия Мәгариф министрлыгы республикаларда дәүләт телләрен өйрәнү буенча методик документлар әзерләгән. “Укыту планнарына "республиканың милли телен атнасына ике сәгатькә кадәр укыту мөмкинлеге" каралган дигән сүзләр кертелде”, - дип әйткән иде Бабич. Шушы сүзләрдән соң халыкның бер ише, татар теле мәҗбүри рәвештә атнага ике тапкыр укытыла икән, дип сөенде. Әмма Бабич авызыннан "мәҗбүри" сүзе яңгырамады бит, бу очракта вәкаләтле вәкилнең әйткән төп сүзе - "мөмкинлек", ягъни аңардан файдаланырга да, файдаланмаска да мөмкин... Халык дөрес аңламады. Бу атнаның чәршәмбесе моның шулай икәнлеген күрсәтте дә инде.

Парламентның 33нче утырышы ике тапкыр ябылмыйча калган иде. Нәкъ менә тел мәсьләсе буенча анык җавап булмау аркасында. Бу юлы трибуна янына Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков чыгып басты. Шулчак Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникованың октябрь ахырындагы чыгышы искә төште. Ул парламент утырышында Кукмара районы мәктәп директорларының моң-зарын җиткергән иде. Баксаң, аларга прокуратурадан төнге унга кадәр шалтыратып, кисәтеп кенә калмыйча, административ һәм хәтта җинаять эше ачу белән куркыта торган булганнар.

- Мәктәпләрдә прокурорлар тикшерү үткәрә, укыту программаларын үзгәртүләрен таләп итәләр. Ата-аналар җыелышларында балаларны милли чыгышлары буенча бүлмәкче булалар. Республикадагы тотрыклы вазгыятьне какшатуның иң үтемле чарасы бу. Ничек инде ел башында укыту программасын үзгәртеп булсын? – дип, Римма Ратникова Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйковка мөрәҗәгать иткән иде.
Прокурор чәршәмбе көнне чыгыш ясавын ясады, әмма теге вакытта юлланган бу сорауны җавапсыз калдырды. Илдус Нәфыйков әйткәнчә, Татарстан прокуратурасы Рособрнадзор белгечләре белән берлектә 1412 белем бирү оешмасында тикшерү үткәргән. Баксаң, күпчелек мәктәпләрдә рус теле федераль белем бирү стандартларында каралган сәгатьләрдән азрак күләмдә укытылган. Бу таләпне нибары 24 мәктәп үтәгән булган.
Илдус Нәфыйков татар теле буенча тестларны көчләп тагу да туган телләрне һәм республиканың дәүләт телен ихтыярый рәвештә укыту хокукларына каршы килә, диде. Тикшерү барышында барлыгы дүрт меңгә якын закон бозу очрагы ачыкланган, халыктан 1716 шикаять һәм мөрәҗәгать килеп ирешкән. Казандагы бер генә мәктәптән кала, республикадагы башка барлык белем бирү оешмаларында хокук бозу очракларын бетергәннәр.

Реклама

Илдус Нәфыйков мәктәп җитәкчеләренә һәм укытучыларга, эшне тиз арада башкарып чыгулары өчен, рәхмәтен дә җиткерде. Бу атаклы чыбыркы һәм перәннек алымын хәтерләтә түгелме? Башка төнге унга кадәр шалтыратып, котларын алалар, ә аннары рәхмәт әйтәләр.
Аннары прокурор Россиянең мәгариф һәм фән министры Ольга Васильевадан килгән хат турында сөйләде. Анда дәүләт телләрен бөтен ил буенча атнасына ике сәгать өйрәнү мөмкинлеге тәгаенләнә. Әмма ихтыярый рәвештә һәм бары тик баланың әти-әнисенең язмача рөхсәте буенча.

Илдус Нәфыйков тел мәсьәләсе буенча бәхәсләрнең интернетта, матбугат чараларында куертылуы турында әйтеп, милләтара низаг китереп чыгарырлык сүз сөйләдән тыелырга чакырды. Юкса... үзеңә үпкәлә, прокуратура чарасын тиз күрәчәк.

Тәнәфес вакытында журналистлар шушы мәсьәлә буенча Татарстанның Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиевнең дә фикерен белергә теләгән иде, әмма ул сүзен кыска тотты: "Татар теленә кызыксындыру тудырырга кирәк", - дию белән генә чикләнде. Ә Татарстан Президенты кәнәфие утырыш вакытында, хуҗасын көтеп, буш торды – республика җитәкчесе эш сәфәре белән Англиягә киткән иде.

Берәүләр татар теленең абруен күтәрү юлларын эзләгән арада, республика мәктәпләрендә кабат укыту планнарын үзгәртеп, аларны федераль стандартларга тәңгәлләштерү белән шөгыльләнәчәкләр...

Илдар Мөхәммәтҗанов фотолары

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Реклама
  • 16 января 2018 в 18:39
    Илфак Шиһапов истәлегенә
  • Эт елында этләр җигеп... (Горки-Әмәт урман паркыннан фоторепортаж)
  • Казанда Үзәк чыршы ачылды
  • Пенсия фонды үтеп баручы елга йомгак ясады
  • Черек күлдә шугалак ачылды
  • Президент чыршысыннан ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Чаңгылы якшәмбе
  • Казанның Аккош күлендә күңелле ял
  • Дәүләт Советы сессиясеннән ФОТОРЕПОРТАЖ 21.12.2017
  • Үсте чыршыбыз урманда...
  • Физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар фестивале