16+

«Дуслык күпере» нык булсын!

Казан медицина көллияте укытучылары һәм студентлары, бөек татар шагыйре Габдулла Тукайны искә алу максатында, беренче тапкыр үзенчәлекле бәйрәм уздырырга булган. 24 апрель көнне 13.30 сәгатьтә «Дуслык күпере» дип аталган бәйрәм чарасы үтәчәк биредә.

Габдулла Тукайны татар халкының гына түгел, бөтен милләтләрнең дә яраткан шагыйре буларак ачу - студентларның максатлары. Татарстанда яшәүче төрле милләтләрнең мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре белән җыр-биюләр аша таныштыруны да күздә тота әлеге бәйрәм.
«Дуслык күпере» бәйрәмендә, татар, рус, мари, мордва, башкорт, чуаш, әзәрбайҗан милләтеннән булган студентлар башкаруындагы концерт номерларыннан тыш, Кытайның Шенжан автономияле районында урнашкан бердәнбер Чишмә исемле татар авылында туып үскән татарлар - Казан мәдәният һәм сәнгать университетының 2 нче курсы студенты Ирҗан Бикчәнтәев, җыр-биюгә оста апалы-сеңелле Багъдар һәм Дәрия, ун яшьтә генә булса да, Пекинда узган профессиональ нәфис сүз осталары бәйгесендә җиңү яулаган Айбарның чыгышлары көтелә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading