Шәһри Казан

Дәваханә сәгатьләре йә ашыга, йә соңга кала

Аякларым күптән авыртып-сызлап йөрсә дә, аларга әллә ни игътибар итми идем, мазьлар сылап, авыртуны баса торган укол кадатам да шуның белән онытам. Яңа ел бәйрәмнәрендә алар тагын үзен сиздерде. Бу юлы инде мазь сылап кына котылып булмады, аякка бөтенләй дә баса алмый башладым. Якыннарым, болай булмый, табибка күренергә кирәк, дигәч,...


Терапевтның сәгать ничәдә кабул итәсен регистратурага алдан ук шалтыратып сорап бардым, билгеле. Ул көнне сәгать җидегә кадәр кабул итә, дигәч, алты туларга егерме минутта анда идем. Регистратурадагы ханым, табиб кабул итми, ди. «Ничек кабул итми, әле ярты көн элек кенә сәгать җидегә кадәр эшли, дип әйттегез бит», - дим. «Сәгать җиденче бит инде, ул сезне кабул итәргә өлгерми», - дип үзенекен сөйли бирә. Боларның сәгате утыз минутка ашыга икән дип уйлап, чират алырга китеп бардым. Өченче кеше булып чиратта утырганда, теге ханым башта табибка кереп чыкты да, аннары миңа килеп, терапевтны тыңлаттым, сезне кабул итә, диде. Мин табиб яныннан чыкканда, сәгать җиденче яртыны күрсәтә иде. Миннән соң бер ир-ат больничныен яптырырга кереп киткәч, чиратта башка кеше калмады. Бәлки килүче дә булгандыр, табиб кабул итәргә өлгерми дигәч, кире борылып кайтып киткәннәрдер. Икенче юлы инде табиб сәгать өчтә кабул итәргә тиеш булып та, сәгать дүртенче егерме биш минутта гына кабул итә башлады...
Табиб кушкан анализларның кайсыларын түләүледә, кайсын бушка бирермен, рентгенны да акча түләмичә генә ясатырмын, дип алдан исәпләп куйсам да, рентген аппараты ватылган булып чыкты. Кайчанрак эшли башлар икән, дип кызыксынган идем, әле яңа гына төзәткәннәр иде, тагын ватылды, әлегә чиратка язмыйбыз, ике атналык чират бар әле, дигәч, киттем түләүлегә. Безнең илдә бушка булган әйбергә шулай айлар буе чират көтәргә кирәклеге хак башында инде, алдан ук түләүлегә барасы калган дип, үз-үземне битәрләп тә алдым. Бөтен анализ кәгазьләрен кулга алып, табибка бардым. Ул невропатологка да керергә кушты. Аңа язылыйм дип барган идем, бу айга чират тулган, киләсе айга килерсез, диделәр.
Менә шул даруханәдә кайбер табибка икешәр-өчәр сәгать, кайберсенә берничә атна чират көтәсе килмичә, сиңа кирәк аппаратның гел ватылган булуы, түләүлегә бара калсаң, анда әллә никадәр акчаңны чыгарып бирергә туры киләчәге, дәваланыйм дисәң, эштән берничә көн ял алырга туры киләчәген уйлап куясың да бармаска буласың инде ул табиб дигәннәренә. Әлегә түзә алырлык дип, дөнья куып чаба башлыйсың. Чиратта утырганда бер хатын әйтмешли, инде бетәм, үләм дигәндә генә барсаң инде. Авырткан килеш эшләп йөрим, пенсиягә дә күп калмады дип түзәм, ди ул. Менә шулай хәлем түзәрлек, пенсиягә ерак калмады дип, кеше чирен дә онытып торырга, эшкә чабарга мәҗбүр була. Ә инде пенсиягә чыккач үлеп тә китә. Пенсия яшен арттыру турында сөйләп торалар. Аның турында уйлаганчы, иң элек сәламәтлек саклау системасын яңартырга, камилләштерергә кирәк әле безгә. Кешенең сәламәтлеге бетсә, 40 яшьтән үк эшкә чыга алмый инде ул, кайда ул 65 яшькә кадәр эшләргә. Газеталар, бездә беренче тапкыр йөрәк, бавыр күчереп утырттылар, фәлән хастаханәгә фәлән аппарат кайтты, дип язалар, бу сөенечле хәл, әлбәттә, әмма гади дәваханәләргә дә игътибар артсын иде, дим мин. Кеше авырый башлауга, иң беренче шунда килә бит. Вакытында күренер өчен ватылмый торган аппаратлар кирәк, анализларның барысын да түләүсез ясарга, килгән кеше озаклап тиешенчә кабул итәргә табиблар кирәк, йөрәгең тузып беткәч, бавырың эштән чыккач, соң була инде ул.
PS. Сәламәтлек саклау системасы дигәннән, «Левада-үзәк» үткәргән сораштырулардан күренгәнчә, россиялеләрнең 91 проценты аны үзгәртергә кирәк дип уйлый. Дәваханәләргә аларның бөтенләй дә ышанычы юк икән, сораштырылучыларның 6 проценты гына аның эшеннән канәгать, ди. Шунысы да бар, респондентларның барысы да диярлек медицина ярдәме бушлай булырга тиеш дигән фикердә тора.

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: