16+

Егет китәр армиягә...

Татарстан Республикасында 1 апрельдән 15 июльгә чаклы армия сафларына язгы чакырылыш кампаниясе барачак.

Егет китәр армиягә...

Татарстан Республикасында 1 апрельдән 15 июльгә чаклы армия сафларына язгы чакырылыш кампаниясе барачак.

Быел республикада 28 мең егет армиягә бару яшендә. Шулай да, язгы чакырылышта аларның бары биш меңен генә илне сакларга җибәрәчәкләр. Халык телендә, армиядә хезмәт итү вакыты артачак, утыз яшькә җиткәннәрне дә алачаклар, дигән имеш-мимешләр дөреслеккә туры килми. Армиядә хезмәт итү - бер ел, яшь аралыгы да үзгәрми - унсигез яшьтән егерме җиде яшькәчә кала.
Яшь солдатларның күпчелеге Үзәк һәм Көнбатыш хәрби округларына озатылачак. Язгы чакырылышта киткәннәрнең 40 проценты - Коры җир, 12 проценты - Стратегик ракета, 11 проценты - РФ Эчке эшләр министрлыгы гаскәрләрендә, 10 проценты - Хәрби диңгез флотында, 8 проценты - Хәрби һава гаскәрләрендә, 5 проценты - Космик оборона гаскәрләрендә, 2 проценты Һава десанты гаскәрләрендә Ватан алдындагы изге бурычларын үтәячәк.
«Татмедиа» басма һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгында үткән матбугат конференциясендә ТРның Хәрби комиссары Сергей Погодин: «Хәрби комиссариатларның быел өстенлекле юнәлеше, ул - югары профессиональ белеме булган сәламәт егетләрне илнең Кораллы Көчләрендә хезмәт итәргә җибәрү», - дип белдерде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading