Шәһри Казан

Егетләребезне Байкал буена озаттык

«Татарстан егетләренең чираттагы партиясе армиягә китте. Бу юлы Байкал буйларына. Гомумән алганда, изге бурычларын үтәп, армиядә хезмәт итеп кайтырга Татарстаннан инде 2500 егет киткән икән», - дип белдерде безгә егетләрне озатышып, фотоларга төшереп йөргән хәбәрчебез Шамил Абдюшев.

Реклама

Язгы чакырылыш бу язда да, елдагыча, 1 апрельдән башланды. Татарстанда 2013 елның язгы чакырылышында хәрби комиссияләр аша 1986-1995 елларда туган 20 мең тирәсе егет узарга, шулардан 4 мең тирәсен хәрби хезмәткә озатырга тиеш идек. Башка еллардан аермалы буларак, Татарстан өчен быел, Универсиада белән бәйле рәвештә, хәрби хезмәткә чакырылучыларны гаскәрләргә озату 24 июньдә тәмамланырга тиеш. Гомумән алганда, Россия буенча язгы чакырылыш 15 июльдә генә тәмамлана.
Армиягә киткәндә кесәләренә кызлар чиккән кулъяулык түгел, телефон салып китәләр хәзер егетләр. Армиядәге егеткә хат язулар да үткәндә калып бара. Хәл белешеп торырга телефон бар бит. Ярый, анысын егетләребезгә биреп үк җибәрәләр инде. Аларга шулай ук иң кирәкле әйберләр салынган хәрби хезмәткә чакырылучылар сумкасы һәм хезмәт иткән чакта акча күчерелә торган пластик карточка да бирелә. ТР Хәрби комиссары Сергей Погодин: «Хәрби хезмәткә чакырылучыларга ай саен 2 мең сум күләмендә акча бирәбез», - дип белдерә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: