16+

Владимир Путин моңа кадәр күрелмәгән халык яклавын казанган

Владимир Путин моңа кадәр күрелмәгән халык яклавын казанган

Гражданлык җәмгыятен үстерү фонды кызыклы мәгълүматлар китерә. Илдә икътисади кыенлыклар булуга карамастан, Россия Президенты Владимир Путин яклылар арткан.

Экспертлар фикеренчә, бу элек сайлауларда катнашмаган кешеләр һәм яшьләр хисабына булган. Гражданлык җәмгыятен үстерү фонды бәяләмәсе буенча, "күпчелек путинлылар" югары сәяси активлык күрсәтә. 2018 ел сайлауларында хәзерге дәүләт башлыгына бер генә лаеклы көндәш тә булмаячак.

Владимир Путин хәзер моңарчы күрелмәгән халык яклавын казанган. Аның өчен ил халкының 61-66 проценты тавыш бирергә әзер. Фондта тагын бер нәрсәгә игътибар иткәннәр. Кешеләрне күбрәк халыкара хәлләр кызыксындыра. Ә менә дәүләт масштабындагы социаль-икътисади вакыйгаларга караш чагыштырмача түбән, сәяси һәм партия тематикасы, гомумән, нольгә якын, дип хәбәр итә "Татар-информ", "Интерфакс" агентлыгына сылтама белән.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading