16+

Экзитпол якынча нәтиҗәләрне күрсәтә

Экзитпол (социалогик хезмәтләр тарафыннан сайлауларда тавыш биргән халыкны сораштыру) рәсми нәтиҗәләрне күрсәтми, әмма якынча саннарны бирә ала. Бу хакта Россиянең Сәяси фән академиясе әгъза-мөхбире, социология фәннәре докторы Андрей Тузиков сөйләде.

Барлыгы тугыз мең кешедә сораштыру уздырылган. "Бердәм Россия" - 69,9 процент, КПРФ - 12,7, ЛДПР - 4,7, "Гадел Россия" - 4,3, "Коммунисты России" - 3,8, "Пенсионерлар партиясе" - 2,5, "Үсеш партиясе" 2,1 процент тавыш җыйган. Андрей Тузиков "Бердәм Россия" партиясе тавышларының бераз кимегәнен билгеләп үтте. Моның сәбәбен ул пенсия, өстәмә бәяләргә салым реформаларыннан күрә.

Хәзергә партия исемлеге буенча Дәүләт Советына биш процентлы барьерны ике генә партия - "Бердәм Россия" һәм КПРФ уза, шулай ук ЛДПРның биш процентлы барьерны узарга мөмкинлеге бар.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading