16+

Ел лидеры – кем син?

Ел лидеры – кем син?

Бар яктан да үрнәк, фән, эшмәкәрлек өлкәсендә уңышларга ирешкән ел лидерлары Казанның Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концерт залында җыелды. Биредә «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашыннан» республика бәйгесенә йомгак ясалды.

Хатын-кызны төрле тармакта очратырга була, бизнес вәкиле дә ул, җәмәгать эшлеклесе дә. Ничек кенә булмасын, хатын-кыз ул - гаилә нигезе. Тантанада иң дулкынландыргыч мизгел Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевнең «Хатын-кыз - ана» номинациясендә җиңүчеләрне бүләкләве булгандыр.
Минтимер Шәймиев Татарстан Президенты исеменнән барлык гүзәл затларны халыкара хатын-кызлар көне белән котлады, аларга сабырлыгы, тырышлыгы, матурлыгы, ягымлылыгы өчен рәхмәтен белдерде.

- Бу чара хатын-кызлар белән очрашу гына түгел. «Татарстан хатын-кызлары» оешмасы барлыкка килүгә 20 ел тулу уңаеннан оештырылган бәйрәм дә. Теләсә кайсы заманда да, бернигә карамастан, бу - әниләр бәйрәме. Әниләр - безнең бөтен барлыгыбыз. Әнидән дә изгерәк, кадерлерәк кеше юк. Без әниләребезне яратабыз, бәялибез, аларны хәтердә саклыйбыз. Әниләр безнең өчен мөмкин булмаганны да эшлиләр. Ничек инде моны бәяләмәскә мөмкин? Әнигә карата хөрмәт, ярату гомер буена озата килә, - диде Минтимер Шәймиев.

«Хатын-кыз - ана» исеменә Чаллыдан Светлана Мулланурова, Түбән Камадан Дарья Хуҗина һәм Саба районы Югары Симет авылыннан Рушания Шамилова лаек дип табылды. Рушания апа 81 яшендә булса да, сөбханалла, бик җитез, күзеннән нур бөркелә. Ул - авылның абыстае. Рушания апа Симеткә килен булып төшкән. Ире Кавил абыйның беренче хатыныннан ятим калган биш баласын үзенекедәй итеп кабул иткән.

Шамиловлар гаиләсендә тагын ике бала туа. Тик тигезлектә яшәргә генә насыйп булмый, биш ел парлап гомер иткәннән соң, Кавил абый кинәт гүр иясе була. Җиде баланы Рушания апа ялгызы үстерә. Гомер буе ул «Көнкүреш йортында» хезмәт итә. Пенсиягә чыккач та, аның яныннан кешенең өзелгәне юк. Һәркем өчен ул - киңәш бирүче, хөрмәткә лаек кеше. Бүген Рушания апа улы Айдар, килене Ләйсән тәрбиясендә яши, онык­лары өчен яраткан дәү әни дә ул.
20 еллык тарихы булган бәйгегә 45 районнан барлыгы 700дән артык гариза кабул ителгән. Жюри ун юнәлеш буенча барлыгы 19 җиңүчене билгеләде.

«Хатын-кыз - мәдәният һәм рухилык» номинациясендә коллегабыз - «Казанские ведомости» газетасының баш мөхәррире Венера Якупова да бар. Аңа һәм «Хатын-кыз - Ел үрнәге» номинациясендә җиңүчеләргә бүләкне «Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айрат Зарипов тапшырды.

Бизнес леди хатын-кызларны, «Өченче буын героинясы» номинациясендә җиңү яулаган Әлмәт районы ветераннар Советы комиссиясе рәисе Ираида Коршунованы Дәүләт Советы рәисе урынбасары Татьяна Ларионова тәбрикләде.

«Хатын-кыз - лидер», «Язмышым - һөнәрем», «Хатын-кыз - галимә» юнәлешендә җиңү яулаучылар Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зариповадан бүләкләр алды. Бәйрәм азагында традиция буенча «Татарстан хатын-кызлары» төбәкара иҗтимагый оешмасының рәисе, «Казан Кремле» музей-тыюлыгы директоры Зилә Вәлиева «Ир-ат - мәрхәмәтле йөрәк» номинациясендә Татарстанның халык артисты, «Әкият» дәүләт курчак театры артисты Александр Карпеевны, «Ир-ат - лидер» номинациясендә «Таттелеком» җәмгыятенең генераль директоры, Дәүләт Советы депутаты Лотфулла Шәфигуллинны җиңүләре белән котлады.

Бәйрәмгә чакырылган 750ләп кунак арасында үрнәк ханымнар җитәрлек. Әлки районының Яңа Әнҗерә авылыннан килгән Любовь Гобәйдуллина - алты бала анасы. Ул бәйгенең район турында җиңгән яулаган булган. Чуваш кызының саф татар телендә сөйләшүенә сокланырлык. Бөтенроссия татар гаиләләре фонды директоры Миләүшә Гайфуллина исә үзе дә ике ел элек «Хатын-кыз - лидер» номинациясендә җиңү яулаган булган. «Бүген дә чыгышларга сокланып, үрнәк хатын-кызларыбыз белән горурланып утырдым», - ди. Миләүшә ханым фикеренчә, мондый бәйгеләр хатын-кызлар һәм ир-егетләрнең җәмгыятьтәге дәрәҗәсен күтәрергә, үзеңнең сәләт һәм мөмкинлекләреңне күрсәтергә, үрнәк хатын-кыз образын тудырырга ярдәм итә.

Фото: Татар-информ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading