16+

Электр поезды Казанны «боҗра»га алачак

Казанлылар бик тиздән транспорт бөкеләрендә азапланмаячак. Шәһәр һәм табигать манзарасына хозурланып, электричкада рәхәтләнеп йөрү мөмкинлеге туачак. Татарстан Республикасы белән «Россия тимер юллары» җитәкчеләре очрашуында метрога алмаш транспорт төре булдыру турында фикер кузгалды. Бу идея «Казан-2» тимер юл вокзалы терминалын ачу тантанасында җәмәгатьчелеккә дә җиткерелде. Электр поезды «боҗра» маршрут ясап, шәһәрнең...

Казанлылар бик тиздән транспорт бөкеләрендә азапланмаячак. Шәһәр һәм табигать манзарасына хозурланып, электричкада рәхәтләнеп йөрү мөмкинлеге туачак.
Татарстан Республикасы белән «Россия тимер юллары» җитәкчеләре очрашуында метрога алмаш транспорт төре булдыру турында фикер кузгалды. Бу идея «Казан-2» тимер юл вокзалы терминалын ачу тантанасында җәмәгатьчелеккә дә җиткерелде.
Электр поезды «боҗра» маршрут ясап, шәһәрнең барлык районнарын тоташтырачак. Планнарда ниятләнелгәнчә, ул, үзәктәге «Казан» тимер юл вокзалыннан кузгалып, тиз йөрешле аэроэкспресс юлы астыннан үтеп, «Вахитов» станциясе аша «Әмәт» станциясенә килеп чыгачак. Биредә исә метрога күчеп утырырга була. Электр поезды, «Әбҗәлилов», «Компрессорный» платформаларын узып, «Дәрвишләр» станциясенә бара. Әмма станция бистәгә турыдан-туры тоташмаган. Станция тирәләрен урман һәм бакчачылык ширкәтләре били, ә Дәрвишләр бистәсе алдагы станциядә. Электр поезды, шуннан соң кире борылып, Яңа Савин районына таба юнәлә, автобазар артындагы «Брикетный» платформасында тукталыш ясый һәм Воровский урамындагы «Казан-2» тимер юл вокзалына килә. Монда да метрога һәм автовокзалга күченү мөмкинлеге туачак. Аннан ул, «Яңа Аракчино» станциясен урап, кабат үзәк тимер юл вокзалына кайтачак.
Казанны боҗрага алу өчен, фәкать 5 километр 700 метр гына тимер юл салырга кирәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading