«100 сум бирсәм, сдачага нинди акча бирәчәксез, тимерләрнеме? Юк инде. Теләсә нишләгез, мин билет алмыйм. Иң элек акчагызны җыеп күрсәтегез, аннан соң карармын. Тупас итеп бер генә сүз әйтеп карагыз, мин Сезнең өстегездән шундый жалоба язачакмын...»
Автобус салонында япь-яшь егет йомшак урындыкка җәелеп утырган да кондуктор белән бәхәсләшә. Сез күрсәгез икән, ул үзен шундый тыныч тота: йөзендә мыскыллы елмаю, мәгънәсез бәхәсенең һәр сүзенә басым ясап сөйли. Әле күптән түгел генә хезмәттәшем эшкә килгәндә хәйран калган. Бер ир-ат пассажир, нигә монда туктатмыйсыз, дип кондукторны кыйнарга-бәргәләргә тотынган. «Ник бер ир заты ул хатын-кызны яклап сүз әйтсен, теге ирнең кулын тотсын», - ди. Югыйсә, кондуктор: «Төшүчеләр юкмы?» - дип кат-кат сораган булган. Җәмәгать транспортында эшләүче шоферлар, кондукторлар хәтле кадерсез һөнәр ияләре юк кебек тоела кайчакта. Югыйсә, алар да, нәкъ менә кибетчеләр, шәфкать туташлары кебек үк, халыкка хезмәт күрсәтүчеләр төркеменнән. Кибеттә, почта бүлекчәсендә, хастаханәдә дә тавыш-гауга чыгару сирәк күренеш, ә менә җәмәгать транспортында... Үзебез дә тоймастан, бу хезмәт кешеләренә карата халыкта тискәре караш ныгып килә. Көн саен безне эшкә озатып, каршы ала торган һөнәр ияләренә карата без үзебез нинди мөгамәләдә соң? Бәялибезме аларны? Югыйсә, аларның хезмәтләре, чыннан да, бик авыр. Бүгенге көндә, Казандагы автотранспорт предприятиеләренә күпләп шофер һәм кондукторлар җитмәү - моның ачык мисалы.
- Мөмкин булган хәтле хезмәт хакын да арттырырга тырыштык, - ди ПАТП-4 директоры Наил Садриев. - Шоферлар уртача - 35 000, кондукторлар 20-22 мең ала. Арада 45 000 алучы шоферлар да бар, ләкин эшләргә кеше юк. Автобус полосалары булу, сул якка борылышны бетерү уңайлыклар тудырды, әмма безнең хезмәттәге киеренкелек, җаваплылыкны киметмәде. Үзебездәге һәрбер автобуска видеорегистратор куйдык. Автобус үз полосасыннан барганда аның каршына, кисеп, башка машиналар керә икән, машина өстенә дә менеп булмый, шул ук вакытта салондагы халыкны да сакларга кирәк. Бәхәсле мәсьәләләр булганда, видеорегистратор ярдәм итеп куя. Безнең коллективтагы һәр кеше үз эшен искитмәле тырышлык, намус белән башкара. Җәмәгать транспортында йөрүче халыкка мөмкин хәтле уңайлы-җайлы булсын дип тырышабыз. Бер-беребезгә карата игътибарлырак булсак иде. Төрле очраклар булгалыйдыр, әмма аерым кешеләр генә тулы бер һөнәр ияләренә пычрак атарга тиеш түгел.
Үзебезнекеләр эшләргә теләмәгән җирдә Урта Азия халкын күрү - гадәти күренеш. Автобус шоферлары, кондукторлар арасында да алар еш очрый.
Моңарчы машина йөртү хокукының рус теленә тәрҗемә иткән варианты белән руль артына утыру мөмкин булган булса, ноябрьдән кануннар үзгәрә. Урта Азиядән килүчеләр кабат имтихан биреп, Россиядә бирелә торган машина йөртү хокукын алырга тиеш булалар. 5 ноябрьдән яңа хокук алмый торып маршрутка чыккан һәр шоферга - 15, ә предприятиегә 100 мең сум күләмендә штраф салыначак. Дүртенче автопредприятиедә имтиханга әзерләнүчеләрне үзем дә күрдем. Өйрәнү өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар. Компьютердагы программалар, стенадагы элмә такталар, китаплар бар да кул астында. Имтихан биргәндә иң зур каршылык булып, телне белеп бетермәү тора икән. «Чагыштырып караганда авария очраклары читтән килгән шоферларда күбрәкме?» - дигән соравыма Наил Җәмилович: «Кешенең эшкә карашын, җаваплылык хисен аның кайда туып үсүе яки милләте генә билгеләми. Урта Азиядән килгән шоферлар катнашында булган аварияләргә игътибар зур, бары тик шул гына», - диде.
Бу якшәмбедә автотранспорт хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр, әлеге уңайдан Наил Җәмиловичның да теләкләрен ишетәсебез килде.
- Иң беренче чиратта сабырлык, түземлек теләр идем. Әлбәттә инде, гаилә тынычлыгы, һәркайсыбызга да бала хәсрәтләре күрми, муллыкта, күңел тынычлыгы белән яшәргә язсын!
Теләкләргә, әлбәттә, без дә кушылабыз. Хөрмәтле газета укучыларыбыз, якшәмбе көнне җәмәгать транспортына утырырга туры килсә, сез дә аларны котларга онытмагыз. Һәр елмаю, җылы сүз үзебезгә кире әйләнеп кайта бит.
Комментарийлар