16+

Елмай инде, Кояш! Казан чәчәк атырга тели

Июнь аена кереп киләбез инде. Ләкин, һава һаман җылына алмый азаплана, төнлә туфракка кырау төшкәли әле, хәтта.

Елмай инде, Кояш! Казан чәчәк атырга тели

Июнь аена кереп киләбез инде. Ләкин, һава һаман җылына алмый азаплана, төнлә туфракка кырау төшкәли әле, хәтта.

Футбол буенча дөнья чемпионаты матчларына да санаулы гына көннәр калды, җитмәсә. Шунлыктан, шәһәр хакимияте Казан урамнарын һәм паркларны чәчәкләргә күмәргә ашкына.

Иске Татар бистәсе ветераннары сөйләгәнчә, бистә халкы әле узган гасырның 30нчы елларында да Кабан күле тирәсендә самавырлар кайнатып, чәйләр эчеп, ял итеп-сәхра кылып утыра торган булган. Кабан күле казанлыларның һәм туристларның янә иң яраткан табигать почмагына әверелүе бик ихтимал.

Кил, җаным, Кабан күленә

– Түбән Кабан күленең яр буйларын төзекләндерү эшләре бара, – дип хәбәр итте “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары-тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев. – Камал театрыннан башлап Назарбаев урамына кадәрге участок быел өлгертелә. Биредә җәяүлеләр һәм велосипедчылар өчен махсус юллар була. Ярга күпьеллык чәчәкләр, декоратив агачлар һәм куаклар утыртыла. Кабан күленең Сәлимҗанов урамы тирәсендәге ярымутравында күзәтү мәйданчыгы белән чатыр-павильон төзелә. Ярымутрауны су гөлләре һәм камышлар уратып алачак. Камал театры янында балалар өчен су уеннары җиһазлары белән җиһазландырылган мәйданчык ясала.

Горки-Әмәт урман паркындагы тауга балалар уен мәйданчыклары корыла. “Крылья Советов” паркында амфитеатр һәм илле метр озынлыктагы “чәчәкле өскәмия” төзелә.
Йортыгызны узып китмәгез Казанда бу җәйдә җәяүлеләр өчен өч яңа җирлек барлыкка килә. Фучик урамында, Әбсаләмов урамында, шулай ук Декабристлар урамында бульварлар төзелә.

– Әбсаләмов урамындагы бульвар Ямашев проспекты белән Чистай урамын тоташтыра. Әлеге бульвар Җиңү паркы белән Казансу елгасы арасында “транзит” ягъни күчеш зонасы ролен дә үти, – дип таныштырды Игорь Куляжев.-Фучик урамында “125нче мәктәп” тукталышыннан башлап Җиңү проспектына кадәрге ара җәмәгатьчелек мохите итеп төзекләндерелә. Монда агачлар утыртыла, ял зоналары, спорт һәм балалар уен мәйданчыклары булдырыла.

Декабристлар урамында төзүчеләр “Кәҗә бистәсе” метро станциясеннән “Казан” гаилә үзәгенә кадәрге арада гаҗәеп бульвар барлыкка китерде, дисәк тә ярый инде. Ак, кара һәм зәңгәр ташлардан түшәлгән сукмак-тротуарларда аяклар үзләреннән-үзләре атлый, мәгәр. Азино микрорайонында яшәүчеләр дә Фучик урамындагы бульварда матурлыкка хозурланып атлап, үз йортларын узып китмәсәләр ярый инде. Декабристлар урамы белән Сибгат Хәким урамы кисешкән урындагы яшеллектә сквер-бакча ясала. Рабочая урамы да шушы сквер эчендә калдырылып, җәяүлеләр урамына әверелә.

Чик сакчыларына – бүләк

Казанлылар үтенечен исәпкә алып, Карбышев урамындагы парк төзекләндерелә. Биредә “Чик сакчылары аллеясы” барлыкка киләчәк. Чик буе гаскәрләре ветераннары, үз башлангычларында, паркка истәлек баганасы бастырып куйган булган инде.

Миллион, миллион розалар

Тиздән мәгълүм җырдагы “Миллион, миллион ал розалар” дигән сүзләрне кабатлап йөрербез, мөгаен. Казанда узган ел 56 мең квадрат метр җир чәчәклек булган, әле тагын баганаларга һәм диварларга 10,5 мең вазон белән кашпо эленгән, утырту өчен 5,5 миллион чәчәк үсентесе файдаланылган. Бу җәйдә чәчәкләр тагын да күбрәк утыртылачак. “Чәчәк атучы Казан” проектында оешмалар, предприятиеләр һәм казанлылар да актив катнаша.

Казанда җиде елда 60 парк һәм сквер төзекләндерелгән, буш урында 15 парк барлыкка китерелгән. Хәзер башкалада 140 парк һәм сквер исәпләнә, аларның гомүм мәйданы 367 гектар. Казанның яшел зоналарын төзекләндерү буенча тәкъдимнәрне park tatar интернет-порталына җибәрергә мөмкин.

Автор фотосы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading