16+

«Эш урыннарын саклап калырга тиешбез»

Кичә Казанның ИТ-паркында Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов «Бизнес һәм хакимият: ачыктан-ачык сөйләшү» проекты кысаларында республика эшмәкәрләре белән очрашты.

«Эш урыннарын саклап калырга тиешбез»

Кичә Казанның ИТ-паркында Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов «Бизнес һәм хакимият: ачыктан-ачык сөйләшү» проекты кысаларында республика эшмәкәрләре белән очрашты.

Татарстан лидеры әйтү­енчә, барлык хакимият структуралары - муниципаль, республика, федераль - инвестицион мохитнең уңай булуы өчен тырышырга тиеш. Чит ил инвестицияләренең мөһимлеген дә искәртте Рөстәм Миңнеханов. Шул ук вакытта үз тамагын туйдыра һәм башкаларга да эш урыны бирә торган эшкуарларны да күз уңыннан ычкындырырга ярамый, диде, чөнки кече һәм урта эшмәкәрлек республика икътисадының 25 процентын тәшкил итә. Илне модернизацияләү процессы аеруча эшмәкәрлек өлкәсендә тиз баруы әйтелде.

- Хәзер вазгыять, нефть бәясе тотрыклылана бара, Үзәк банк та үзен тынычрак хис итә. Республика буенча алсак, машина җитештерүчеләргә аеруча кыен. Нефтяниклар, тфү-тфү, әйбәт эшли. Республиканың күп кенә федераль максатчан программаларда катнашуы, кече һәм урта эшмәкәрлеккә бирелгән ярдәмне куллануыбыз безне егылудан сак­лаячак. Шуңа күрә без бизнесның мәнфәгатьләрен федераль күләмдә кайгыртырга тиеш, - диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан лидеры әйтүенчә, эш урыннарын кыскарту юньлегә китерми. Бүген кешене эштән җибәрсәң, иртәгә аны кабат чакырып китерүең икеле.

- Без кайвакыт үзебезне-үзебез «кризис килә, бөтен нәрсә начар булачак» дип куркытабыз. Әйе, кризистыр, әмма кешеләрне куркытырга кирәкми. Илебезнең икътисади нигезе начар түгел: алтын валюта фонды да, резерв фонды да илебезгә бу кыенлыкларны җиңеп чыгарга ярдәм итә. Бүген автомобиль, төзелеш тармаклары, кече һәм урта эшмәкәрлек ярдәмгә мохтаҗ. Шул ук вакытта экспорт буенча көндәшлеккә сәләтле предприятиеләребез бар. Мин оптимистик рухта, без бер инвестиция проектын да кыскартмадык. Бюджет чыгымнарын игътибар белән күзәтеп барабыз. Акчаны чикләү мичкә утын салуны туктату белән бер. Утын салмагач, ут булмый, ут булмагач, җылылык юк. Акчаны чикләү икътисад өчен куркыныч. Без эш урыннарын саклап калырга тиеш, - диде Рөстәм Миңнеханов.
Очрашуда ассызыкланганча, кризис чорында эшмәкәрләрнең ышанычын саклау аеруча мөһим, ә мондый очрашулар эшне җайлау, бер-береңне ишетү өчен кирәк.

Очрашуда эшмәкәрләр үз­ләренең борчуларын җиткерде. Әйтик, Азнакай эшкуары сөйләвенчә, ул алган кредитның ставкасын банк 17 проценттан 30 процентка күтәргән. Банкның мондый адымы эшкуар өчен аяз көнне яшен суккандай булган. Очрашуны алып барган Татарстан Президенты каршындагы эшмәкәрләрнең хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Тимур Нагуманов әйтүенчә, бу сорау күпчелек эшкуарларны борчый, әмма юридик яктан да банклар хаклы. Рөстәм Миңнеханов банкларның да хәзер кыен хәлдә икәнлеген әйтте. Шуңа да карамастан, министрлык җитәкчеләре белән очрашу үткәреп, ике атна эчендә эшмәкәрләргә әлеге проблеманы хәл итү юлларын тәкъдим итәчәкләр.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading