16+

«Эш юктан эш булсын» дип җыелмадык

Кичә Казанга дөньяның иң акыллы, иң зирәк, иң тырыш татар хатын-кызлары җыелды.

«Эш юктан эш булсын» дип җыелмадык

Кичә Казанга дөньяның иң акыллы, иң зирәк, иң тырыш татар хатын-кызлары җыелды.

II Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумына республикабыз районнарыннан - 60, Россия Федерациясе төбәкләреннән - 250, 19 чит илдән 90 делегат һәм 100гә якын шәрәфле кунак чакырылган. Әлеге зур чара алдыннан оештырылган матбугат конференциясендә Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров татар хатын-кызлары форумының эш югында эш булсын дип җыелмавын, ә бәлки аның алдында туган телне, милләтебезнең гореф-гадәтләрен, традицияләрен саклау, гаиләдә балалар тәрбиясе ише проблемаларны хәл итү мәсьәләсе торуын ассызыклап үтте. Моннан берничә ел элек 200-250 кешедән торган беренче форум турында да искә алды Р.Закиров.
- Ул вакытта хатын-кызлар хәрәкәтен оештыруга потенциал да җитеп бетмәгән, дәүләт тарафыннан да махсус программа да юк иде. Хәзер исә без хатын-кызларның актив эшчәнлек алып баручы иҗтимагый оешмасын булдырдык, бер ел эчендә республикабыз районнарында, чит илләрдә һәм татарлар яшәгән төбәкләрдә 100дән артык «Ак калфак» оешмасы бүлекләрен ача алдык. Шуның белән без II Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумын тулы канлы импульс бирүче зур чара дип әйтә алабыз, - диде БТК башкарма комитеты рәисе. Ул киләчәктә татар-хатын кызлары форумының һәр елны уздырылачагын да хәбәр итте.
Өч көнгә сузылачак форумның төп чаралары бүгенгә билгеләнгән. Камал театрында узачак пленар утырыштан соң чарага җыелучылар «Сөембикә» хатын-кызлар журналының 100 еллыгына багышланган кичәне тамаша кылачак. Алар өчен халык һөнәрчелеге товарлары күргәзмәсе дә тәкъдим ителәчәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading